Логотип Идель
Ялкын

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ТЕТРИС!

Дустым, ә синең балачагың тетрис уйнап үттеме? Кызганыч, күбегез “юк”, дияр. Әмма һәрберегез бу уенны хәзерге заман гаджетларында уйнап караганы бардыр. Тетрис – дөньяда иң популяр һәм кызыклы компьютер уеннарының берсе булып санала. Ә бүген, күп кенә чыганакларга ышансаң, ул үзенең 33 яшьлек туган көнен билгеләп үтә! Шул уңайдан аның “балачагы” белән танышырга тәкъдим итәм.

Тетрисны 1985нче елда Россия галиме Алексей Пажитнов уйлап чыгара. Ул үзе ясалма интеллект проблемаларын чишү белән шөгыльләнеп, иҗади үсеш барышында төрле башваткычлар да уйлап чыгарырга яраткан. Шуларның иң отышлысы, әлбәттә, Тетрис булып чыга. Ул бөек математик Соломон Голомбның «Pentomino Puzzle» уены нигезендә барлыкка килә. Ләкин Пажитнов аның төп фикерен баетып, кубларны төрле төскә буяп, аларның формаларын да уен барышында үзгәртергә булган.

Популярлыгын Тетрис үзенең төрле кыенлык дәрәҗәләре булуы, җиңел чишелеше һәм бик мавыктыргыч булуы белән яулап ала. Уен чыккан елларда аны кибет киштәләренә алып килүгә, күз ачып йомганчы сатып та бетергәннәр. Эх, хәзер дә шулай булса иде ул... Чөнки, галимнәр фикеренчә, Тетрис уены акыл эшчәнлеген тизләтә.
Компьютер клавиатурасы белән тиз вакыт эчендә эш алып барыйм дисәң, Тетрис уйна! Мавыктыргыч та, файдасы да күп!

Ә иң кызыгы, ул елларда Алексей Пажитнов бөтенләй гонорар алмыйча яшәгән. Әмма бүгенге көндә ул Армерика Кушма Штатларының иң танылган эшмәкәркәре - Билл Гейтс компаниясенә башы-аягы белән чумып эшли. Нәкъ менә шул кеше кызыклы уен авторының фикерләрен һәм табигый зирәклеген беренчеләрдән булып аңлап алучы һәм аның киләчәктәге үсешенә юл күрсәтеп торучы да.

Тетрис уены дөньяга чыгу белән гади урам малайларыннан алып, җитди бизнесменнарга кадәр танылып өлгерә. Шулай ук җәмгыятьттә бу уенның бушка вакыт уздырумы, әллә зирәклеккә "тренажер"мы дигән төрле фикер алышулар да булган. Ничек кенә булмасын, әлеге чын мәгънәсендә гениаль уенчык буш вакытны файдалы уздыру өчен бик шәп мөмкинлек булып чыга. Әйтик, эштән яки укудан арып кайттыңмы? Тетрис уйнап күңел ач, ял ит! Хәзер бу уенга күп кенә алмашлар уйлап табылса да, Тетрис әти-әниләребезнең, абый-апаларыбызның күңелендә мәңге яшәр!

Рүзәл ШӘРИПОВ, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев