Логотип Идель
Ялкын

"ТУГАН АВЫЛЫМ - МӘМСӘ"

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына рәхәтлек бирә торган яраткан урыны була. Минем  уйлавымча, ул - туган як. Туган ягын яратмаган кеше бар микән ул бу дөньяда? Минемчә юктыр. Чөнки, аның һәрбер почмагы үзенчә ниндидер бер аерым тарихка ия...


Авыл табигатьнең иң чиста экологик  почмакларның берсе булып тора. Чөнки, ул үзенең саф һавасы, тәнгә сихәт бирүче  чиста сулары, хәтфәдәй яшел болын-тугайлары, күңелгә тынычлык бирүче сайрар кошлары белән аерылып тора. Авыл әле ул халыкның элеккеге гореф-гадәтләрен саклап килүче дә. Аның халкы да гади, эчкерсез, бер-берсенә ярдәмчел, киң күңелле, кунакчыл. Шуның өчен дә күпчелек  сәләт ияләре авыл җиреннән чыккандыр.


Минем туган авылым Мәмсә дә бай тарихка ия. XVII гасыр ахырларында Иске Кенәр авылыннан бер төркем халык бүленеп чыгып, хәзерге Мәмсә авылына нигез сала. Бу халыкларның башлыклары булып Нәукыш һәм Байчурин булган дигән фикер яшәп килә. Элек Мәмсә волость булып саналган. Ул данлыклы Ашыт елгасы ярында урнашкан. Мәмсәнең саф, чиста сулы чишмәләре дә бар. Аның берсе - Фоат чишмәсе. Ул авылның нәкъ уртасында агып ята. Ә наратлык янында төп су чыганагы булып торган Нарат чишмәсе бар. Бу чишмәдән элек-электән әби-бабайларыбыз су алган. Нарат чишмәсе якын-тирә авыллырда иң чиста сулы чишмә булып санала.


Авылыбызның очында элеккеге кое  бар. Тик анда хәзерге вакытта су юк. Бабамның бабасының бабасы - Миңлебай Хаҗга барам дип акча җыйган була, чирләп китү сәбәпле анда бара алмый. Һәм шул нәзер иткән акчага кое казыта.


Хәзерге вакытта  авылыбыз гөрләп яши. Без көн саен моңлы азан тавышы белән уянабыз. Чөнки күпьеллар буена авылга хезмәт иткән борынгы мәчет бинасы манарасы киселеп клуб итеп үзгәртелеп, инде искергән булу сәбәпле, авылга спонсорлар ярдәмендә яңа мәчет төзелде. Мәчеттә балаларга һәм олы яшьтәгеләргә дин дәресләре үткәрелә. Ә гает бәйрәмнәрендә мәчеткә еракларда яшәүче авылдашларыбыз да кайта.


Мәмсәдә өч кибет, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм кечкенә генә шәхси пекарня бар. Бу пекарня тирә-як авылларны гына түгел, ә якын-тирә районнарны, әйтик: Әтнә, Балтач, Сабаны да үзенең тәмле, хуш  исле икмәге белән тәэмин итә.


Ә данлыклы кешеләренә килгәндә, Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы үзенең милләтчәнләге белән бөтен дөньяга танылган. Ул Екатеринбург өлкәсе (Урал татарлары) татар конгрессының башкарма директоры, өлкәнең татарлар өчен чыгып килә торган "Саф чишмә" газетасының баш мөхәррире, Милли медиа-холдинг рәисе, "Азатлык" радиосының Урал төбәгендәге махсус хәбәрчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Хәзерге вакытта Екатеринбург шәһәрендә  яши.


Бүгенге көндә, күп кенә авыллар кебек мин үз авылымның юкка чыгуын теләмим, ә киләчәктә аның үсүен, яңаруын һәм яшьләрнең үз авылларында төпләнеп калуларын, муллыкта бәхетле яшәүләрен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев