«ТУГАН АВЫЛЫМ»

Роберт абыйга багышланган шигырь

Минем авылым - Шуширмә,
Чәчәк кенә, гөл генә.
Шунда яшимен мин дә
Дусларым белән бергә.

Авылкаем чишмәле,
Суы ширбәттәй тәмле,
Урман да якын гына,
Җиләк, гөмбә мул гына.

Роберт абыйның авылы
Бигрәк матур, сүз дә юк!
Ләкин минем авылым да
Нәкъ сезнеке кебек үк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар