Логотип Идель
Ялкын

«ТҮБӘН КАМАДАГЫ ДЖУНГЛИГА РӘХИМ ИТ!»

Чебен аулау остасы – Симона


Хайваннар сата торган базарда безгә кап-кара кечкенә песи бик ошаган иде. Ләкин алдарак, рәтләр буйлап узганда, күзем бик матур итеп үрелгән кәрзингә төште. Аның эченә карагач, таң калдым! Песи баласының бер ягы кечкенә генә кара, көрән һәм ак таплар белән бизәлгән ачык шәфталу төсендә, ә икенче ягы ― караңгы көрән төстә. Минем андый песи күргәнем юк иде әле!


Песи куркудан бөтенләй йомарланып беткән. Аны кулыма алгач, бу кечкенә йомгакның бераз тынычлануын тойдым. Мин ул песигә шунда ук гашыйк булдым! Аны куртка эченә яшердем. Песием йокыга талды. Машинада кайтканда, юл буе мин аның йөрәк тибешен тыңлап кайттым. Ә ул мине җылытып барды.


Өйгә кайткач, без аңа исем уйлый башладык. Минем ‒ Мурка дип, ә әниемнең Леди дип кушасы килде. Әтием исә Интернеттан песи исемнәре эзләде. Уйлаштык-уйлаштык та, үзенчәлекле песигә гади исем ярамас дигән нәтиҗәгә килдек. Симона дип атадык.


Былтыр Симонага 3 яшь тулды. Шушы вакыт эчендә аның белән нинди генә маҗаралар булмады инде! Бервакыт Симона бөтен фатир буйлап чебен куып йөгереп йөрде-йөрде дә, атылып минем бүлмәгә килеп керде һәм, чебенне тотам дип, тәрәздәге гөл чүлмәгенә сикерде. Чүлмәк идәнгә төште, ярый әле ватылмады. Бирер иде әни кирәкне! Ә Симона чебенне тәки тотты! Мин күз ачып йомганчы, кабып та йотты. Бу очрактан соң без Симонаны «чебен тотучы песи» дип йөртә башладык. Әнием аны «ыштанлы пескәй» дип тә йөртә. Симонаның арткы тәпиләрендәге йоны чыннан да ыштанга охшап тора.


Узган җәйне, әниемнең туган көнендә, тагын мондый хәл булды. Эссе көн иде. Әнием балкон ишеген ачып куйды (без 9нчы катта яшибез). Үзе кухняга ашарга пешерергә кереп китте. Симона балкондагы шкаф өстендә ятып, агач башындагы каргаларны күзәтә иде. Бер карга икенче ботакка очып кунганны күргәч, песием дә аның артыннан сикерде. Әнием тавышка чыгып, песине тотарга җитеште. Шуннан соң, без балконны ябып, тәрәзәсенә сетка куйдык.


Менә шулай итеп без Симона белән күңелле генә яшәп ятабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев