Логотип Идель
Ялкын

ТРЕТЬЯКОВКА КАЗАНГА КҮЧКӘН! /фото, видео/

Бөтен дөньяга билгеле булган Третьяков галереясы турында белмәгән кеше юктыр. Ә аның Казанга килүе турында ишетмәгәнсеңдер әле. Әйе, 29 апрельдән алып 27 сентябрьгә кадәр Третьяковка Казанда кунак булачак. Даһилар картиналарын карар өчен Мәскәүгә барып йөрисе дә юк хәзер…

«Казан Кремле» үз тарихында беренче тапкыр Третьяков галереясен кабул итә. «Гений века» дип аталган күргәзмә Дәүләт Третьяков галереясе һәм Татарстанның Дәүләт Сынлы сәнгать музееның шедеврларын бергә туплаган. Биредә 8 сын һәм 73 картина, ягъни 81 эш тәкъдим ителгән. Экспозиция 20нче гасырның беренче унъеллыгына багышлана. Хәер, мондый проект Казанда һәм Мәскәүдә озак вакытка сузылган программаның беренчесе генә.

Экспозициядә Михаил Врубель, Константин Коровин, Николай Рерих һәм башка танылган рәссамнарның картиналары белән хозурланып була. Монда балалар өчен белем бирү программалары да булачак. Алар кысаларында мастер-класслар да оештырыла. Күргәзмә өчен махсус сувенирлар да булдырылган.



Зельфира Трегулова, Дәүләт Третьяков галереясе генераль директоры:

– Бу күргәзмә Третьяков галереясының гади гастрольләре генә түгел. Аны оештырыр өчен бик күп кенә оешмалар үз көчен куйды. Бу проект эшчәнлегендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше дә әйтеп бетергесез зур. Третьяков галереясының әлеге күргәзмәсе бер генә тапкыр булдырылган чара гына булып калмаячак. Казанга иң заманча музей технологияләрен дә алып килергә телибез. Бу күргәзмәнең Татарстан музейлары дөньясын яңа дәрәҗәгә алып чыксын иде.

Наталия Фишман, Татарстан Президенты ярдәмчесе:

– Татарстан теләсә нинди рейтингта лидерлар рәтендә тора. Без республикада күргәзмә проектларының яңа эпохасын башлыйбыз. Ул профессиональ технологияләргә кагылачак. Без яңа үрләр яуларга әзербез. Казан һәм Татарстан моңа лаек.


Кайда: Казан Кремле, «Эрмитаж-Казан» үзәге.

Кайчан: 29 апрель – 27 сентябрь.

Эш вакыты: Сишәмбе – пәнҗешәмбе, якшәмбе – 10.00-18.00 (касса 17.30га кадәр эшли);

Жомга – 11.00-20.00 (касса 19.30га кадәр эшли);

Дүшәмбе – ял көне.

Билет бәясе: Мәктәп укучылары – 80 сум;

Студентлар, пенсионерлар – 100 сум;

Олылар – 200 сум.

[embed]https://youtu.be/_yY8WYYA4PM[/embed]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, автор фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев