Логотип Идель
Ялкын

ТРАМВАЙ ТУРЫНДА 7 МИФ: ТРАМВАЙ ДЕПОСЫНА СӘЯХӘТ

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ЗӘЙТҮНӘСЕН БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР НӘКЬ ШУШЫ ТРАНСПОРТ ТӨРЕНДӘ ОЧРАТКАН, ДИЛӘР. ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ ЛЕНИН ДА, ПАРАЛАРЫНА СОҢГА КАЛМАС ӨЧЕН, АҢА УТЫРЫП ҖИЛДЕРГӘНДЕР. БУЛГАКОВНЫҢ «МАСТЕР И МАРГАРИТА» ӘСӘРЕНДӘ БУ ТРАНСПОРТ ЧАРАСЫ ҖӘЗА КОРАЛЫ РОЛЕН ҮК ҮТИ ХӘТТА...






Әйе, мин сезне трамвай депосына кунакка чакырам бүген!



Вагон белән исәнләшергә онытма!


[caption id="attachment_9335" align="aligncenter" width="1533"]ТРАМВАЙ Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары.[/caption]

Трамвай депосында безне Фәния апа каршы алды. Бөтен депо буенча экскурсия үткәреп, очраган һәркемгә ниндидер әмерләр биреп, ул безне әллә кая эчкә алып кереп китте. Без шунда ук Фәния апаның монда чын авторитет булуын абайлап алдык. Вазифасы ‒ эксплуатация буенча директор урынбасары, авторитет булырга хакы да бар.




‒ Мин трамвай дип әле мәктәптә укыганда ук хыяллана башладым. Мәктәпне бетерүгә, трамвай йөртергә өйрәтегез мине дип, транспорт техникумына барып кердем. Башта алмадылар – миңа 17 генә яшь иде, ә трамвайчы һөнәрен үзләштерергә ул чакта 20 яшен тутырганнарны гына алалар иде. Уемнан кайтмадым, бераз көттем дә, шул ук техникумга укырга кереп, тәки үземнекен иттем – укып, аттестация үтеп, трамвайчы булдым.



Фәния апа яңа кызыл вагон янында туктап калды. Һәм: «Исәнме, матурым, хәлләрең ничек? Сау гына тордыңмы? Бүген юлга чыгабызмы?» – дип, вагонны сыйпады. Наз да, горурлык та, ихтирам да бар иде аның карашында. Мин һәм фотографыбыз Рөстәм абыйның гаҗәпләнеп авыз ачып карап торуыбызны абайлагач:
– Һәр эш көнебез шундый исәнләшүдән башлана. Вагон белән дус булырга кирәк, шунда гына ул да сиңа дус булачак, – дип елмайды.
Вагонга уздык. Безне яшь һәм чибәр бер егет каршы алды. (Ә мин трамвай йөртүчеләр олы яшьтәге апа-абыйлар гына була дип уйлый идем. – Э.Б.)
– Менә безнең япь-яшь трамвай йөртүчебез – Ренат абыегыз, бөтен сорауларыгызны аңа юллый аласыз.
Чак кына 20не тутырганга охшаган Ренатка абый дип дәшү дә читенрәк. Ярар, абый икән – абый, аның ярдәме белән хәзер трамвайчы һөнәре турындагы мифларны пыран-заран китерәчәкбез.


ТРАМВАЙ 1



Миф №1: Трамвайчылар көне буе эшли һәм ашамый.


‒ Трамвайчыларның беренче сменасы эшкә иртәнге 4тә керешә. Әмма безне шул иртәнге 4тән төнге 1ләргә тикле эшлибез дип уйлаучылар, әлбәттә, ялгыша. Көне буе эшләргә без роботлар түгел бит инде, сменабыз – 8 сәгать. Трамвайчылар бөтенләй ашамый дигән фикер дә дөрес түгел, шөкер, безнең төшке ашыбыз бар.



Миф №2: Бер үк маршрут буенча йөрү арыта.


– Көн дә бер маршрут белән йөрүгә ияләшеп була. Көн дә бер дигәннән, дөнья көн дә үзгәреп тора ич. Шуңа ул маршрут һәр көн яңарып тора. Казанның көн дәвамында никадәр үзгәргәнлеген, мэрдан кала, җәмәгать транспорты йөртүчеләр генә беләдер.
Әңгәмәгә, түзә алмыйча, Фәния апа кушыла:
– Мин үзем трамвайчы булып эшләгәндә, кешеләрне күзәтергә ярата идем. Әһә, бүген күбесе кызыл күлмәктән, әнә теге блондинканы күлмәге юанайта, андыйны алмаска кирәк булган. Монысының сумкасы бик килешле, кайдан алды икән... Трамвай йөртә-йөртә, моданы да өйрәнә идем!



Миф №3: Трамвайда йөрү куркыныч, ток сугарга мөмкин.


– Эшебез куркаклар өчен түгел: өстебездә пассажирлар өчен зур җаваплылык булудан тыш, югары вольтлы кабельләр сузылганын да онытмаска кирәк. Вагонның «мөгезендә» – плюс, тәгәрмәчләрендә – минус корылмалы даими ток. Әмма ул беркемне дә суга алмый.


ТРАМВАЙ 2



Миф №4 (табышмак): Кем җитезрәк – машинамы, трамваймы?


– Яңа вагоннарның тизлеге – 80 км/сәг, ә машиналарның тизлеге 220 белән генә дә чикләнми. Шуңа да карамастан, дөрес җавап – шәһәр эчендә алар икесе дә тигез. Чөнки шәһәр эчендә бөтен транспорт өчен тизлек бер – 60 км/сәг. Бөкеләрне дә истә тотсак, шәһәрнең иң тиз йөри торган транспорт төре дип, һич арттырмыйча, метро белән трамвайны атарга була.



Миф №5: «Ну погоди!»дагы Бүрене кыстыргандай, ишекләр мине дә кыстырыр һәм җибәрмәс.


– Мультфильмда күрсәтелгән трамвай – чын ерткыч. Аның ишекләре, кешеләрне кыстырып алып, аннары ашыйдыр да әле! Ә безнең трамвайлар ‒ кулга ияләшкән, электричестводан башка берни дә ашамый торган тәртипле җанварлар. Ишекләре кешеләрне ялгыш кыстырса да, эчтән генә гафу үтенеп, кире җибәрә...



Миф №6: Кондуктор белән трамвай йөртүче дус була алмый, чөнки алар ‒ көндәшләр.


‒ Киресенчә, кондуктор белән трамвай йөртүче (ягъни, водитель) бер-берсенә тугандай булырга тиешләр. Эш барышында трамвай йөртүче – тышкы, ә кондуктор эчке сәясәт өчен җаваплы.



Миф №7: Трамвайчы – иң романтик профессия.


Фәния апа белән Ренат бу мифның чынлыгын бергәләп раслады.
‒ Иртән эшкә чыкканда, өйдә бөтенесе йоклап кала. Урамнар шундый тыныч, кайберләрендә әле фонарьлар яна, һавада төнге сафлык, Казансу өстендә куе томан. Томанда, кораб сыман, синең трамвай йөзә... Ә кичен бөтен шәһәр утларын кабыза, вагоннар җенле гашыйклар белән тула... Булмас җиреңнән романтик булырсың!



ТРАМВАЙ 3
СЕЗ БЕЛМӘГӘН БЕРНИЧӘ ФАКТ



– игътибар иткәнегез бармы икән, вагонның урта ишеге янында сары төстәге туры дүртпочмак ята. Бу җайланма – платформа белән вагонны бәйләүче күперчек, ул коляскалы инвалидлар өчен ясалган;
‒ трамвайчы сезне күрми дип уйламагыз. Салонда урнашкан камералар сезне төшереп бара, бу видео трамвайчының дисплеенда күренә;
‒ автобустан аермалы буларак, трамвайда шансон ишетеп булмый. Рок белән джазны да... Гомумән, трамвайда трамвай йөртүче музыка куя алмый. Бу яктан – музыкаль ирек: колакчыннарың гына булсын...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев