Логотип Идель
Ялкын

«ӘТРӘК-ӘЛӘМ» - СӘХНӘДӘ»

1-2 сентябрьдә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә танылган Америка кинорежиссеры Джим Джармуш сценариесы буенча «Әтрәк-әләм» спектакленең премьерасы була. Режиссеры - Швейцариядән Мириам Вальтер.

Мириам Вальтерның Россия артистлары белән беренче тапкыр гына эшләве түгел: 2014 елны ул Пермьдә «Театр-Театр» режиссура лабораториясендә катнашты. Ә татар артистлары белән аның беренче мәртәбә эшләве, режиссер Г.Камал театры артистларын махсус сайлап алды.

Искәртеп үтәбез, 2015 елның июнендә «Горд АРТ-подготовка» II театраль лабораториясе кысаларында тамашачылар булачак премьераның эскизын күрү бәхетенә ирешкәннәр иде.

«Үз проблемалары эченә кереп бикләнгән, аннан чыгу юлы тапмаган, чарасызлыктан интеккән кешеләр үзләренә ярдәм итәрдәй башка Берәүне очраталар. Алар бергәләп катлаулы юлны үтәләр һәм, башка беркайчан да күрешмәскә диеп, хушлашалар. Очраштылар, бергәләп тәмәке тарттылар һәм аерылыштылар – бу, чыннан да, Джармушча»,- дип, Colta.ru Россия интернет-чыганагында фикерләре белән бүлеште Мириам Вальтер.

«Спектакльне сәхнәгә куючы Швейцариядән килгән яшь режиссер Мириам Вальтер татар театры артистларының табигате, уйнау стихиясе һәм Джармушның мәсәлгә тартым экзистенциаль трагикомедиясе арасында сирәк очрый торган гармония тудыруга иреште. Лабораторияләрдә куелучы эскиз эшләрдә иң мөһиме - фантазияң белән артистларны таң калдыру, үзеңә тарта, берләштерә алу. Миңа калса, Мириам моны башкарып чыга алды. Спектакль бер сулышта карала, темпоритм ягыннан төгәл һәм гаҗәеп үзенчәлекле стильгә ия. Минем өчен иң зур ачыш – Европаның яшь режиссерларына хас булмаган күренеш - Мириам Немирович-Данченконың: «Режиссер должен умереть в актере», - дигән сүзләрен истә тотып иҗат итә.  Безнең яшь артистлар әлеге куелышта яңача ачылдылар, димәк, Мириам Вальтер әле режиссер-педагог та. Минемчә, тамашачылар спектакльне яратып кабул итәрләр. Чөнки «Әтрәк-әләм», Америка авторы язган һәм Швейцария режиссеры сәхнәләштергән спектакль булуга да карамастан, үзенең эчке яңгырашы буенча бик татарча килеп чыккан. Бу криминаль вакыйгалар безнең даими тамашачыларыбызны куркытмас, театрга тагын да яңа тамашачыларны җәлеп итәр», - дип сөйли Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Криминаль комедияне башкаралар: Фәнис Җиһанша, Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, Гүзәл Шакирова, Алмаз Сабирҗанов. Сценарийны татар теленә шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә итте. Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

“Әтрәк-әләм” спектакле премьерасы 1-2 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече сәхнәсендә.

 

[gallery size="medium" ids="2486,2485,2484"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев