Логотип Идель
Ялкын

ӨЛГЕРМӘҮЧЕЛӘРНЕҢ ТОРМЫШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Кешеләр кешеләрне төрле төркемнәргә бүләргә ярата. Бәхетле/бәхетсез, йортлы/йортсыз, Россиядән/Америкадан/Кытайдан, пицца яратучы/пицца яратмаучы, Земфираны тыңлаучы/Земфираны тыңламаучы... Мәктәптә дә андый төркемнәр күп. Шуларның иң киң таралган өчесе: яхшы укучылар, уртачалар һәм өлгермәүчеләр. Яхшы укучылар турында без гадәттә күп ишетәбез, укыйбыз, язабыз. Шуңа бу юлы Казан мәктәпләрендә укучы өлгермәүчеләрнең хәлен белештек.




 Алмаз, 13 яшь:


Яраткан фәнем - физкультура, әлбәттә инде. Рус теле, тарихны да яратам.

Тарихтан кайсы чорны яратуым турындагы сорауны төшереп калдырсак ярыймы?

Минем ике "2"ле бар: математикадан һәм рус теленнән.

"2"лене төзәтү авыр түгел. Моның өчен күп шөгыльләнергә генә кирәк, минемчә.

Мин өй эшен һәрвакыт эшләп киләм. Ләкин хаталар була. "А" урынына "о" язасың, мәсәлән.

Математикадан квадрат тигезләмәләрне чишү авыр. Рус теленнән сүзлек запасы җитми.

Бездә 4 әйбәт укытучы бар. Алар начар билгегә укучыларга да булышалар. "2"леләрне төзәтергә рөхсәт итәләр.

Әти минем өчен репетитор тапты. Кыен булганда аңа шалтыратам.

Тормышта иң мөһиме - "дөрес" кеше булырга. Кешеләрне алдамаска.

Скрипка белән минем барысы да искиткеч! Уку белән генә - проблемалар. Күптән түгел Төркиягә барып конкурста катнаштым. Минем скрипкачы буласым килә. Фортепианода да уйныйм.

"2" алсаң, әти белән әни орыша инде. Әмма нык түгел. "Барысы да яхшы булыр", - диләр.

Мин Костя белән дус. Ул - "отличник". Ләкин мин аннан күчермим. Кеше "дөрес" булырга тиеш. Мин бөтенләй күчермим.

"2"ле алучылар - алар башка укучылар кебек үк. Бүген "2"ле алдың, иртәгә аны "5"легә төзәтергә мөмкин бит.

Дус синең белән ахырга кадәр дус булырга тиеш.

Дәрестә мин һәрвакыт укытучыны тыңлыйм. Берәр нәрсә сораcа, җавап бирә алмам һәм "2"ле алырмын дип куркам чөнки.

өлгермәүчеләрнең 1

Гөлия, 12 яшь


"2"ле алгач кәеф төшә. Иртән яхшы кәеф белән килсәң дә...

Яхшы укырга кирәк. Чөнки белем аласы, укырга керәсе, эшкә урнашасы бар... Минем җырчы яки табиб буласым килә.

Минем өчен иң мөһиме - холкымның яхшы булуы!

Иң яраткан китабым - Борис Полевойның бер әсәре. Исемен хәтерләмим. Андагы герой - ул иң яхшы кеше була. Һәрвакыт ярлыларга ярдәм итә. Беркем белән дә сүзгә килми.

"5"легә укучылар миңа ошый.

өлгермәүчеләрнең 2

Руслан, 12 яшь


Мәктәптә начар укысаң да, тормышта уңышка ирешергә мөмкин. Бизнесмен була аласың. "Отличник" булсаң да, авырлыклар белән очрашасың барыбер.

Минем өчен уңышка ирешү мөһим. Уңыш ул - машина алу түгел. Машина алу - ул баналь әйбер. Самолетым булса, мәсәлән, үземне уңышка ирештем дип санар идем әле. Дусларың күп булса - ул да уңыш.

Дусларың күп булсын өчен яхшы аралашырга кирәк. Авыр вакытта ярдәм итәргә.

"2"легә укучылар белән "5"легә укучылар гадәттә дуслашмый. Кызыксынулары төрле булгангадыр, бәлки.

Мин хоккей белән шөгыльләнәм. Казанның "Авиатор" командасында уйныйм. Хоккейда нык һәм максатчан булырга кирәк.

*Укучыларның исемнәре үзгәртеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев