Логотип Идель
Ялкын

ӘТИ-ӘНИЕМ МИНЕ ЯРАТМЫЙ...

Сорауларга 2нче номерлы Арча урта мәктәбе педагог-психологы Венера Илдус кызы ГАНЕЕВА җавап бирә.

 

1 сорау :

Минем энем быел беренче классны тәмамлый. Үзе сугыш чукмары, миңа аны гел якларга туры килә, арып беттем инде. Нишләтергә аны?

Азат. Минзәлә

Азат, гаиләгездә кечкенә генә манипулятор үсеп килә. Гадәттә, андый балалар сугышны үзләре башлый торган була. Менә хәзер абый килә дә күрсәтә сезгә, дип, тирә-юнендәге һәркемне өркетеп тора андыйлар. Балалар, гадәттә, әләкче, компромисска бармый торган яшьтәшләре белән дус булмаска тырыша. Алга таба да шулай дәвам итсә, энекәшең дуслар таба алмый интегәчәк. Син дә аны гомер буе яклап килә алмаячаксың бит. Үзен нигә алай тотуын белеш, утырып, ачыктан-ачык сөйләшегез. Бәлки, ул шул рәвешле үзенең эчке куркуын, комплексларын җиңәргә тырышадыр. Йә булмаса, үзенә игътибар җәлеп итәргә тырыша. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин, әмма аларны сөйләшмичә генә ачыклап булмаячак. Бераз каты булсаң да комачауламас, әлеге проблеманы чишүдә әти-әниеңнең дә ярдәме кирәк булачак, әлбәттә.

1

2 сорау :

Мин сигезенче класста укыйм. Классыбызда укыган бер малай миңа бик ошый. Әмма без күршеләр, шуңамы, ул мине дус итеп кенә күрә. Аңа хисләремне ничек белдерим? Киңәш бирә алмассызмы?

Азалия. Казан

Азалия, сезнең яшьтә беренче урында уку, мәктәптән тыш мавыгулар тора бит. Дөрес, тәүге ярату хисләре бөреләнергә тиеш түгел, димим. Әмма егетләр, гадәттә, кызларга караганда соңрак өлгерә. Аның үзеңә кызыклы булуын син әнә шул уку, уртак кызыксынулар аша белдерә аласың бит. Уртак темалар табылмый калмас, ул бит инде сиңа бер дә юктан гына ошамый. Барыбер дә игътибар итми икән, көтәргә һәм төп игътибарыңны укуга юнәлтергә тәкъдим итәр идем. Кайвакыт янәшәсендәге дустына булган җылы хисләрен абайлау өчен егетләргә кызларга караганда күбрәк вакыт таләп ителә. Әмма кызлар, артык игътибар күрсәтеп, егетләр артыннан йөгереп йөрергә тиеш түгел. Аңа игътибар белдерүең эзәрлекләүгә әйләнмәсен. Ул да сиңа таба каршы адым ясарга әзер булса гына, чын мәгънәсендә матур мәхәббәт тарихы була ала. Дустыңа басым ясасаң, аны югалтырга да мөмкин. Сак эш итәргә кирәк.

2

3 сорау :

Әти-әни мине яратмый. Алар энекәшемне генә ярата. Минем уңышларыма һич игътибар юк. Ә аны гел мактыйлар. Телефонның да аңа иң яхшысын, үзе теләгәнен алалар. Бозып бетерделәр инде. Ә мин – гел күләгәдә, гел икенче сорт... Әти-әниемнең күзләрен ничек ачарга?

Радик. Арча.

Радик, минемчә, синең күзеңне көнләшү хисе томалый. Бер генә әти-әни дә балаларын аерып яратмый, дөресрәге, махсус максат куеп, аларны сортларга бүлми. Дөрес, гаиләдәге кече балаларга игътибар зуррак булырга мөмкин, еш кына шулай була да. Аларны ныграк кайгырталар, бу вазифаны сиңа да йөклиләр. Әмма бу сине ‒ азрак, ә аны күбрәк яратудан түгел, сиңа ышаныч артыграк булудан килә. Шунысын да уйлап караганың юкмы? Нәтиҗәдә, өлкән балаларның күбесе җаваплырак, максатчанрак, тормышка ныграк яраклашкан булып үсә. Бик кирәкле сыйфатлар.

Уңышларыңа игътибар итмиләр, дип зарланасың. Үпкәләп йөрмичә, ачыктан-ачык әйт үзләренә. Һәм тагын бер кат күздән кичер гаиләгездәге мөнәсәбәтләрне. Ата-ана баласына беркайчан да начарлык теләми, онытма шуны. Үзең дә алар белән якынаю юлларын эзлә, Интернеттан чыгып, вакытыңның күп өлешен кадерле кешеләрең белән бергә уздырырга тырыш: йорт эшләрендә булыш, аларга мәктәп тормышыңдагы яңалыкларны, уңышларыңны сөйлә, уйларың белән уртаклаш. Уртага салып сөйләшкәндә, баласының уңышларына, теләкләренә игътибар итмәгән әти-әнине очратканым юк әле минем.

3

4 сорау : 

Безнең класска яңа кыз килде. Кыланчык һәм мактанчык, ике атна эчендә бөтен кешене туйдырып бетерде. Ничек туктатырга инде аны?

Миләүшә. Кайбыч.

Миләүшә, аңлавымча, бу кыз сезнең класста үз урынын таба алмаган әле, шуңа үзен агрессив тота. Игътибар яуларга, дуслар табарга, үз территориясен аныкларга омтылуы аның. Кыланчык сүз-гамәлләренә артык игътибар итмичә генә, үз эшләрегез белән шөгыльләнегез. Аны да шул табигый агымга кертеп җибәрергә тырышыгыз. Бергәләп дәрес әзерләп карагыз, уртак планнар корыгыз, кая да булса чакырыгыз аны. Һәм, ул килгәнче, инде класста урнашкан тәртипләр турында артык басым ясамый гына җиткерергә тырышыгыз үзенә. Чит итмәүләрен сизсә, тынычланыр. Яңа урынга ияләшүе бер дә җиңел түгел бит, шуны истә тотып эш итегез.

Ул, бәлки, элеккеге мәктәбендә лидер булырга ияләшкәндер. Әмма чын лидерлык – башкаларның фикеренә колак салып, иң яхшысын сайлап, аны бергәләп гамәлгә ашыра белү ул.  Шау-шу кузгату, үз фикереңне генә алга сөрү, «менә мин» диеп күкрәк кагу – лидерлык түгел. Биредә һәркайсыгыз нәрсә теләгәнне аңлап, уйлап, түземлек белән эш итү сорала. Әгәр гаепләү, каршы тору юлын сайламыйча, аңлашуга таба адым ясасагыз, тиздән барысы да үз урынына урнашыр, дип уйлыйм.

4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев