Логотип Идель
Ялкын

"ТЕАТРНЫ КОТКАРУЧЫЛАР"

Безнең сыйныфта 14 бала: 7 кыз һәм 7 малай. Без бик бәхетле, чөнки игезәкләр булган спектакльләрдә бу рольне кемгә бирергә, дип баш ватып утырмыйбыз. Уңган-булган Рәзил белән Рәмзилебез бар бит!


Күптән түгел Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әсәрен сәхнәләштердек. Андагы игезәк туганнар Айтуган белән Батырша ролен Рәзил белән Рәмзил Шакировларга бирдек. Алар шундый кызык уйнадылар ки, залда утырган бер кеше дә көлми калмады. Спетакльдәге сүзләре гади генә, югыйсә, ә рольгә шундый кызык итеп керә белделәр. Рәзил белән Рәмзил сәхнәдә генә түгел, тормышта да шаян һәм шук. Аларны тәнәфестә күзәтеп тору күңелле. Әле генә мәктәпнең бер башында иделәр, күз ачып йомарга өлгермисең, инде мәктәпнең икенче башында пәйда булалар.


Рәмзил – спорт, ә Рәзил уку алдынгысы. Безнең Күгәрчен мәктәбенә күршедәге Зәңгәр Күл авылыннан килеп укыйлар. Икесе дә бер үк киемнән йөри. Аларны укытучылар бөтенләй аермый. Ярый әле быелгы җәйдә Рәмзил бераз үсеп киткән. Хәзер без, укучылар, үзләрен аера башладык инде. Ә иң кызыгы: алар гаиләдә биш бала. Күз алдына китерәсезме, дүртесе – игезәкләр! Олы апалары Илүзә исемле, кечкенә игезәкләре – Дәнис белән Әлфис. Менә нинли бәхетле гаилә! Без Рәзил белән Рәмзилнең дә, Дәнис белән Әлфиснең дә бәхетле, тәүфыйклы булып үсүләрен телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев