TATTOO

Хәзер күп кенә яшьләр тәннәренә татуировка төшертә ,ә күпмесе кызыгып йөри.Тик моның организм өчен  ни кадәр зарарлы икәнен аңлап бетермәүчеләр шактый.Тәненә рәсем ясату хыялы белән янучыларга хна ярдәм итә.

Бу табигый катнашманың тәнгә бернинди зарары да юк.  Бер-ике атнадан соң ул юылып төшәчәк. Шуңа бу мастер-класс сезгә кызык булыр.

  1. Безгә кирәк булачак: порошок хәлендәге хна, җылымса су, лимон согы, сыгып чыгару өчен каты пакет, рәсем трафаретлары. Эшне башлаганчы, кулга төшереләчәк рәсем сайлана. Әлбәттә, мәңгелек татуировка ясаганда, бу сорауга җитдирәк киләләр, чөнки тәнеңә төшерелгән рәсемне сиңа җитлеккәч тә, картайгач та йөртергә туры киләчәк. Безнең очракта исә иң мөһиме – ул матур булсын һәм хәзерге халәтеңне чагылдырсын. Һәр кешенең исеме үзенә матур диләр, шуңа без исем язарга булдык.1

  2. Катнашма болай әзерләнә: хна порошогын савытка бушатып, җылымса су һәм лимон согы кушабыз. Аларны әйбәтләп болгатканнан соң, куе боткага охшаш масса пәйда була.2

  3. Бар да әзер. Хәзер безгә тәннең рәсем төшереләчәк урынын эшкәртергә кирәк. Башта аны антисептик белән чистартабыз. Рәсемнең төсләре ачык булсын өчен, бу урынга аннары эвкалипт мае сөртергә була.3

  4. Хәзер трафаретны куеп, рәсемне тәнгә билгеләп чыгабыз. Каты басып билгеләмәгез, үзегезгә күренерлек кенә булсын.4

  5. Катнашманы пакетка тутырып, очын тишәбез дә, тигез итеп рәсем контурына сыгып чыгарабыз. Кисәк басарга ярамый, юкса, катнашма агып, рәсемне бозачак.5

  6. Хәзер инде рәсемнең кипкәнен көтәргә кала. 40 минуттан хна кибеп бетә һәм без аны коеп төшерәбез.6

  7. Кулдагы рәсем әзер!


7

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2517
    0
    15
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1990
    0
    8
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    654
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019