Логотип Идель
Ялкын

ШТК КОМАНДАСЫ ТӨЗЕРГӘ ТЕЛӘСӘҢ

ШТК ул уен гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Аңа бер килгән кеше инде тиз генә китмәячәк. Ә уенга килү мәктәптән, юниорлар уеннарыннан башлана. Әгәр сезнең мәктәптә ШТК командасы юк икән, аны булдырырга вакыт, димәк. 

ШТК 1Хәзер бездә рус телендә үтә торган уеннардан кала, Татар КВН лигасы да бар. Һәм алар елдан-ел көчәя бара. Аларга кушылырга телисез икән, менә сезгә берничә киңәш ;)


 

  • Беренче эш итеп команда составын ачыклагыз. Бу бик мөһим момент. Бик күп кеше җыеп та, репетицияләргә аларның 1-2се генә йөрсә, бер дә күделле булмаячак бит. Яисә киресенчә, бик күп кеше йөреп тә, беркемнән бернинди идея дә булмаса, нинди команда инде сез?


 

  • ШТКны инде егетләр уены дип атарга буладыр. Дөрес, кызлардан гына торган командалар да була, ләкин иҗади төркемегездә егетләр булса яхшырак. Сәхнәдә кызлар гына күренсә дә, мәзәкләрне егетләр дә тикшерсен. Алайса, бер мәзәк кызларга кызык булып, егетләргә бөтенләй кызык булмаска мөмкин.


 

  • Командага исем сайлаганда, сүз уйнату, күп мәгънәле сүзләрне куллансагыз кызык була. Комнада исеме бик озын булмаса, бер-ике сүздән торса яхшы. Аббревиатура куллану очраклары да бар, тик аларны дөрес аңлата, тамашачыга җиткерә белергә кирәк.


ШТК 2АПАС РАЙОНЫ КАРАТУН МӘКТӘБЕ КОМАНДАСЫ ЧЫГЫШЫ


https://youtu.be/MJGIe-t0tfg

 

  • Репетицияләр планын алдан төзеп куегыз. Монда һәркемнең вакытын исәпкә алырга кирәк. Иң әйбәте - атнага ике тапкыр җыелу. Болай итсәгез, мәзәкләр уйларга гына түгел, кеоманданы берләштерергә дә вакытыгыз калачак.


 

  • ШТК 3Беренче очрашуларда ук команданың образын, стилен уйлагыз. Ул сезнең мәзәкләрегез белән бәйле булырга тиеш - мәзәкләрегезгә туры килергә.


 

  • Мәзәкләрне алдан ук күп итеп уйлап куегыз. Уенга баргач редакторлар аларның бер өлешен барыбер кисәчәк, уенга үткәрмәячәк. Шуңа, бер мәзәк белән генә чыгыш ясыйсыгыз килмәсә, һәрвакыт запасыгыз булсын.


 

  • Командада рольләр бүлешкәндә, кем уйнаячагын алдан ук билгеләмәгез. Командадагы һәр кеше һәр рольне уйнап карасын, аннары кемнеке кызыграк чыга, шуны сайлагыз.


 

  • Һәм онытмагыз, ШТК ул - бик җитди уен!


 

Тагын укырга:


МӘЗӘКЛӘРНЕ НИЧЕК ЯЗАРГА?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев