Татарстан Татфондбанкны капиталлаштырып бетерүдә катнашырга мөмкин
Банкны санацияләү турында карар кабул ителгән очракта республика Хөкүмәте әлеге банкны юлга салуда финанс ярдәме күрсәтергә әзер.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Хөкүмәте, санатор (банк учреждениесенең функциональлеген торгызу өчен җаваплы) табылса, Татфондбанкны капиталлаштырып бетерүдә катнашырга мөмкин. Бу хакта республика Президентына сылтама белән “Прайм” икътисади мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
“Без, билгеле, әгәр санатор ачыкланса, төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Безнең нинди дә булса ярдәм буенча мөмкинлекләребез бар, һәм без аның бик мөһим проект икәнен аңлыйбыз”, - дигән Президент Рөстәм Миңнеханов.
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, банк кредиторлары белән bail in (банк капиталына кредиторлар таләпләрен конвертацияләү процедурасы) турында сөйләшүләр алып барыла. “Анда депозитларын тоткан компанияләр бар. Әгәр санатор пәйда булса, алар депозитларын капиталлаштырсын өчен шушы компанияләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Ләкин әлегә карар юк, барысы да Үзәк Банк нинди карар кабул итүеннән тора. Аларның язмышы билгесезлектә булган депозитлары бар, без исә, әгәр санатор булса, алар ул депозитларны акцияләргә капиталлаштырсын өчен килешүгә килер идек. Без андый эш алып барабыз”, - дип аңлаткан Миңнеханов.
Искәртеп үтәбез: Татфондбанк 2016 елның декабрендә операцион эшчәнлеген туктатты. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банкка карата иминият очрагы гамәлгә керүен хәбәр итте. 15 декабрьдә банкка 6 айга, ягъни вакытлыча хакимият билгеләнде. Үзәк Банк кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә 3 айлык мораторий кертте.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57