Логотип Идель
Ялкын

Татарстан Татфондбанкка ярдәмгә килергә мөмкин

Татарстан Хөкүмәте, санатор (банк учреждениесенең функциональлеген торгызу өчен җаваплы) табылса, Татфондбанкны капиталлаштырып бетерүдә катнашырга мөмкин. Бу хакта республика Президентына сылтама белән “Прайм” икътисади мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Без, билгеле, әгәр санатор ачыкланса, төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Безнең нинди дә булса ярдәм буенча мөмкинлекләребез бар, һәм без аның бик мөһим проект икәнен аңлыйбыз”,  дигән Президент Рөстәм Миңнеханов.

Республика лидеры билгеләп үткәнчә, банк кредиторлары белән bail in (банк капиталына кредиторлар таләпләрен конвертацияләү процедурасы) турында сөйләшүләр алып барыла. “Анда депозитларын тоткан компанияләр бар. Әгәр санатор пәйда булса, алар депозитларын капиталлаштырсын өчен шушы компанияләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Ләкин әлегә карар юк, барысы да Үзәк Банк нинди карар кабул итүеннән тора. Аларның язмышы билгесезлектә булган депозитлары бар, без исә, әгәр санатор булса, алар ул депозитларны акцияләргә капиталлаштырсын өчен килешүгә килер идек. Без андый эш алып барабыз”,  дип аңлаткан Миңнеханов.

Искәртеп үтәбез: Татфондбанк 2016 елның декабрендә операцион эшчәнлеген туктатты. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банкка карата иминият очрагы гамәлгә керүен хәбәр итте. 15 декабрьдә банкка 6 айга, ягъни вакытлыча хакимият билгеләнде. Үзәк Банк кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә 3 айлык мораторий кертте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев