ТАТАРСТАН СТУДЕНТЛАРЫ WORLDSKILLS ФИНАЛЫНА САЙЛАП АЛУЛАРСЫЗ УЗГАН
Республикабыздаг
14 март - 7 апрель көннәрендә Россиянең сигез төбәгендә V «Яшь профессионаллар» WorldSkills Милли чемпионатының финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары үткәреләчәк.
Бу ярышлар 56 компетенция буенча узачак. Безнең республиканы 53 компетенция буенча ссузларда укучы 71 студент тәкъдим итәчәк. Аларның барысы да – WorldSkills республика чемпионаты җиңүчеләре. Шуларның 21е – 2019 елда Казанда узачак WorldSkills буенча дөнья чемпионатында Татарстан җыелмасы вәкиле.
Ә Татарстанның 16 студенты V «Яшь профессионаллар» WorldSkills Милли чемпионатының финалына сайлап алуларсыз узган. Алар 11 компетенциядә катнаша.
Республикабыз делегацияcе уңышлы чыгыш ясасын өчен, конкурсантларга махсус күнекмәләр уздырылган. Алар махсуслашкан компетенцияләр үзәгендә үткән.
Сайлап алу ярышлары Казанда да узачак. «IT» компетенциясе буенча ярышлар Татарстан башкаласында 22-29 мартта үткәреләчәк. Ярышлар Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында оештырыла. Казанга ул көнне Россиянең 64 төбәгеннән 330 катнашучы җыелыр, дип көтелә. Студентлар үзләрен веб-дизайн, бизнес өчен программалар һәм башка өлкәдә сынаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев