ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле Ватандашлар!


Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.

Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә  мөһим социаль-мәдәни объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла, парклар, скверлар, су буйлары яңартыла. Ата-бабаларның бай рухи һәм мәдәни мирасы кешеләрне якынайта. Без аңа таянабыз!

Хөрмәтле сайлаучылар! Быелгы сайлауларның форматы үзенчәлекле. Без Россия парламентының түбән палатасын гына сайламыйбыз, ә киләсе 5 елга дәүләтебезнең үсеш юнәлешен билгелибез.

Татарстанда акыллы һәм үз көченә ышанган халык яши. Бердәм командада эшләү иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә булыша. 18 сентябрьдә сайлауларда катнашырсыз һәм Россия парламентының  яңа составында республикабызны лаеклы рәвештә тәкъдим итүчеләргә теләктәш булырсыз, дип ышанып калам! Безнең республика кебек көчле төбәкләр Россияне Бөек итә.

Кадерле дуслар! Сезгә исәнлек, бәхет һәм имин тормыш телим!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1378
    0
    11
  • 19 июнь 2020 - 16:49
    КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ) Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә!
    1182
    1
    6
  • 26 июнь 2020 - 10:30
    ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы.
    770
    0
    10

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019