Логотип Идель
Ялкын

БЕЗНЕҢ КОНСТИТУЦИЯ КӨНЕ

Бүген без Татарстанның зур бәйрәмен - Конституция көнен билгеләп үтәбез. Конституция сүзе латин теленнән төзелеш дип тәрҗемә ителә, ул дәүләтнең төзелешен, аның яшәү нормаларын билгели торган иң мөһим документ. Шуңа үз хокукларын белергә теләгән һәркем үз Конституциясен белергә тиеш. Әйдәгез, аның кайбер өлешләрен карап үтик.

Безнең Коституция менә мондый сүзләр белән башланып китә:


Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, демократиянең ныгуына, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, Россия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калуга шартлар булдыра.

Бу сүзләрдән аңлашылганча, бездә һәркем тигез хокукка ия.

Ә сез белә идегезме?


КОНСТИТУЦИЯ 1

Татарстан Конституциясе буенча:



  • Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

  • Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигездә кулланыла.

  • Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә.

  • Һәркем үзенең милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Беркем дә үз милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә мәҗбүр ителә алмый.

  • Һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат итү телен ирекле сайлау хокукына ия.

  • Һәркемгә вөҗдан иреге, дин тоту иреге, индивидуаль яисә башкалар белән бергә теләсә нинди динне тоту яисә берсен дә тотмау хокукын да кертеп, дини һәм башка төрле инануларны ирекле сайлап алу, аларга ия булу һәм аларны тарату, шулар нигезендә гамәл кылу гарантияләнә.

  • Татарстан Республикасында дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениеләрендә һәм предприятиеләрдә мәктәпкәчә, төп гомуми, башлангыч һәм урта һөнәр белеме алу мөмкинлеге һәм аның түләүсезлеге, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә белем алу гарантияләнә.


 

Тагын укыгыз:


БОРЫҢГЫ ТӨРКИЛӘРДӘ САЙЛАУЛАР

ФӘҮЗИЯ АПА БӘЙРӘМОВА БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев