Ялкын
«ТАТАРСТАН БАДМИНТОНЧЫЛАР ҮСТЕРӘ»
2 нче июнь көнне Болгарда «Татарстанның бадминтон буенча өметләре» ярышларының икенче туры старт алды. Бәйгедә Алексеевск, Саба, Актаныш, Аксубай, Түбән Кама, Буа, Кайбыч, Чистай, Мөслим, Әлки, Арча, Югары Ослан, Камское Устье, Теләче, Лаеш, Спас, Тәтеш, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан 200 дән артык яшь спортчы катнашты.
Ярышлар ике яшь категориясендә: 2005 – 2006 һәм 2007 нче елдан соң туучылар арасында узды. Спортчылар көндәш белән кара-каршы уйнау (одиночная) һәм парлап уйнау категорияләрендә көч сынаштылар.
Ярышның беренче туры 16-17 апрель көннәрендә Казанда узган иде.
Бәйге һәм аның нәтиҗәләре, кызыклы фактлар турында «Ялкын»ның июнь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев