Логотип Идель
Ялкын

«ТАТАРСТАН 1 СЕНТЯБРЬГӘ ӘЗЕР!»

Кадерле балалар!

Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне ихлас күңелдән 1 нче сентябрь - Белем көне белән тәбрик итәм!

Яңа уку елы башлана. Яңа укучылар кабул итүче укытучылар өчен 1 нче сентябрь бәйрәм көне генә түгел, ә үтә җаваплы һәм мөһим эшнең бер баскычы. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен - яңа белем һәм һөнәр алу чоры.

Кадерле балалар, без, сезнең нинди мәктәптә  укуыгызга кармастан, сыйфатлы белем алу мөмкинлекләре булдырырга тырышабыз. Сезнең яхшы белемгә ия булуыгыз гына түгел, анализлый, көчле идеяләр тәкъдим итүегез, зур аксатлар куюыгыз һәм шул максатларга ирешүегез безнең өчен бик мөһим. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, сезнең ихтыяр көче, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлегез җитәрлек булуына ышанам.

1 нче сентябрьдә, гадәттәгечә, беренче сыйныф укучыларына аеруча зур игътибар бирелә. Аларның саны елдан-ел артуы безне бигрәк тә куандыра. Кадерле балалар, Белем юлыннан атлаган беренче адымнарыгыз алдагы көн һәм үзүсеш өчен ныклы нигез булсын. Сезгә үҗәтлек һәм тырышлык телим. Мәктәп юлы мавыктыргыч һәм җиңел, җиңүләргә бай булсын!

Әти-әниләргә балалары белән күбрәк вакыт уздыруларын, терәк, үрнәк һәм бәхетле гаилә булуларын телим.

Белем бирү өлкәсе ветераннары - берничә буын укытучы тәрбияләнерлек нигез булдырган кешеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә! Сезгә ныклы сәламәтле һәм уңышлар телибез!

Барлык хезмәттәшләремә уңышлы уку елы, яхшы кәеф, яңа үрләргә омтылу һәм зур уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фаттахов.

 

Мәгълүмат:

Татарстан Республикасында беренче сыйныфка быел 43364 бала укырга керә. Чагыштыру өчен, 2014 нче елда 40239 бала укырга кергән.

Быел Татарстан Республикасында 119 мәктәп, 10 балалар бакчасы, 7 махсус мәктәпкә ремонт ясалган. Белем көнендә 7 яңа мәктәп һәм 2 балалар бакчасы ачылачак.

Авыл мәктәпләре өчен 45 яңа мәктәп автобуслары алынды. Республикабыз мәктәпләренә 777 яшь укытучы киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев