Логотип Идель
Ялкын

ТАТАРИСТИКА ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ АЧЫЛА

1 нче сентябрьдән КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе исемен йөртәчәк. Татарда исеменә күрә – җисеме, дигән яхшы әйтем бар. Исем алмаштыру институтның эчтәлегенә ничек йогынты ясаячак? Нинди яңалыклар көтелә? Бүлек мөдире, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова белән без шул хакта сөйләштек. Быел КФУда 196 кешегә “Татар теле һәм әдәбияты белгече” дигән диплом тапшырылган. Шуларның 24се магистратураны тәмамлый. Үзгәрешләр, иң беренче чиратта, институт әзерләп чыгара торган магистрлык программаларына кагыла.




Магистратура программалары алмашып торырыга, креатив, кызыклы, заманга җавап бирә торган булырга тиеш,



диде әңгәмәбез башында ук Ә.Юсупова, үзгәрешләрнең нигезендә ни ята дип сорагач. Быел гамәлдә булган “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр”, “Әдәби тәнкыйть һәм мөхәррирлек”, “Татар теле һәм әдәбияты: заманча технологияләр” дигән магистрлык программалары урынына яңалары барлыкка киләчәк.




Институтта татар теле белән бәйле 4 магистрлык программасы булачак. Болар – гамәлдәге “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” һәм 3 яңа юнәлеш: Татаристика, читтән торып укырга кабул итә торган "Тәрҗемә: татар-инглиз, инглиз-татар теле" һәм педагогик юнәлешле “Һөнәри аралашуда татар теле” дигән магистрлык программалары. Быел 47 бюджет урын бүлеп бирелгән. Шуларның 12се – татаристика юнәлеше өчен каралган.



Әлфия Юсупова җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган татаристика сүзенә аңлатма биреп болай диде:




Татаристика – ул татар теле һәм әдәбият кына түгел. Монда тарих та, мәдәният та, археология дә бар.



Ягъни биредә төп урынны татар халкының теле, әдәбияты, тарихы алып торачак дигән сүз.



татаристика


Кемнәр укытачак?


Бу өлкәдә белемне бүлек галимнәреннән тыш исемнәре республикада, Россиядә, дөньяда яхшы таныш филологлар, тарихчылар һәм тюркологлар, археологлар, бирәчәк. Мәсәлән, Америкада яшәүче милләттәшебез, татар галиме Юлай Шамил Огълы инде килергә теләк белдергән. Моннан тыш уку планы буенча КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Халыкара мөнәсәбәтләр, көнчыгышны өйрәнү һәм тарих институты белән бергәләп эшләячәк. Татар халкы тарихы буенча кызыклы дәресләрне, әйтик, татар китабы тарихы, татар диаспорасы тарихына кагылышлы фәннәрне алда аталган институт галимнәре алып барачак. Бу уңайдан план төзегәндә киңәшләшеп эш ителгән. Программа кысаларында дәресләрне бүгенге көндә танылган галимнәребез Искәндәр Гыйләҗев, Фаяз Хуҗин, Җәүдәт Миңнуллин укыячак. Билгеле фольклорчылар, сәнгать әһелләрен чакыру күздә тотыла. Нигездә дәресләр татар телендә барачак.




Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” программасында белем алучыларга арадашчы буларак төрек телен дә өйрәтү күздә тотыла. Дәресләрне Төркия галимнәре алып барачак. Төрек телен белмичә дә укырга керергә мөмкин. Аны башлап өйрәнү мөмкинчелеге булачак



диде Ә.Юсупова.


татаристика 1


Магистрлык программалары игълан ителүгә, белем алырга теләүчеләр өчен бушлай төрек теле курслары да оештырылган булган. Керү имтиханы итеп тел белеме фәне куелган. Ә.Юсупова сүзләренчә, әлеге программа башка төрки төбәкләрдән, республикалардан килгән студентлар арасында бик популяр икән. Чувашстан, Башкортстаннан, хәтта Төркия белән Кытайдан да килеп белем алучылар бар икән.




Педагогик юнәлешле “Һөнәри аралашуда татар теле” дигән программа, нигездә, югары һәм урта белем бирүче уку йортлары өчен укытучылар әзерләүне күздә тота. Максатчан рәвештә татар телен югары һәм урта уку йортларында укыта алырлык белгечләр әзерләячәкбез, –



ди бүлек мөдире. Биредә төп басым татар телен укытуда алдынгы методикаларны үзләштерүгә, аларны татарчалаштыруга һәм әлеге методикаларны яхшы үзләштергән белгечләр әзерләп чыгаруга ясалачак.
Тәрҗемә серләренә төшенүчеләрдән ике телне дә камил белү сорала. Биредә мөһим тел мәсьәләләре күтереләчәк. Татар теленнән турыдан-туры инглиз теленә һәм киресенчә тәрҗемә практикасы булу каралган. Тәрҗемә теориясе – ул бер нәрсә, ә менә телне аңлап тәрҗемә итү – икенче.



татаристика 2


Кемнәрне алалар?



Кулына магистрлык дипломы алучылар арасында Авыл хуҗалыгы, Химия-технология институтыннан, икътисад, мәдәният буенча белгечлек үзләштергән студентлар да бар. Быел да сорап, белешеп килүчеләр арасында үзебезнең рус филологиясе бүлеген тәмамлаучылар да, Мәскәүдән химия университетында укучылар да, Оренбург һәм башка төбәкләрдән дә бар. Гомумән, татар теле белән кызыксыну, аңа тартылу арта, –



ди Әлфия Юсупова. Киләчәктә мәктәптә өлкән сыйныфларда магистр дипломы булмаган кеше укыта алмаячак дигән фикерләр йөри, фәндә үз көчләрен сынап, киләчәктә галим булырга теләүчеләр дә магистр баскычын үтәргә тиешләр.
Магистратура нәрсә бирә дигән сорауны әңгәмәдәшем болайрак шәрехләде:


Магистратура – югары белемнең икенче баскычы. Бакалавр программасында 4 елда алган нигез белемне тагын да тирәнәйтү, үстерү, ныгыту я бөтенләй башка юнәлештә тагын өстәмә белем алу, дөньяга карашны киңәйтү. Ә алган белемне тормышка ашыру, гамәлдә файдалану ул кешенең үзеннән тора.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев