Логотип Идель
Ялкын

«ТАТАРЧА ПРОЕКТЛАР ЯРМИНКӘСЕ" НӘТИҖӘЛӘРЕ"

4-5 декабрьдә 2нче лицей-интернатта бик кызыклы «Татарча проектлар ярминкәсе» оештырылды. Татар телендә нинди өлкәләрдә һәм нәрсәләр җитмәвен ачыкларга тырышкан укучылар, ярминкә вакытында, үзләренең проектлары белән таныштырып, аларны нинди максаттан чыгып уйлап чыгарулары турында гына сөйләделәр. Аларның проектларында турыдан-туры катнашып, үзеңнең татар телеңне тикшереп карауга да мөмкинлек бирделәр хәтта.


Биредә татар телендә нинди генә уеннар юк. Телисең икән, өстәл уенында, санак уенында үзеңне сынап карый аласың. Уеннарны тәкъдим итүчеләрнең фикеренчә, балаларга уеннар аша татар телен өйрәнү процессы күпкә тизрәк һәм кызыклырак  булачак. Кайсыбер уеннар укытучылар тарафыннан дәрес вакытында да кулланыла ала икән.W6E2kXUCALA (1)


Шулай ук татар телендә бик кызыклы формада тәрҗемә ителгән комиксларны да укырга мөмкин иде. Мәсәлән, хәзерге вакытта «Росомаха», «Риваять» һәм «Үрмәкүч-кеше» комикслары инде әзер. Татарча комикс ясаучылар әйтүенчә, киләчәктә татар әкиятләре геройларын да комикслаштыру хыялы бар.mgHNnD5agv8 Әлеге лицей-интернатның укучылары информацион-технологияләр элкәсендә дә татар теленең үсешен кайгырталар. Алар күп кенә бик мавыктыргыч һәм иң мөһиме - файдалы приложенияләр төзегәннәр. «Серле Казан» проекты җитәкчеләренең берсе бу приложениены эшләүгә нәрсә этәрде дигән сорауга: «Казанга килгәч, мин Казанның төрле тарихи, спорт объектлары, урамнары, маршрутлары турында  татар телендә мәгълүмат таба алмадым. Барысы да я рус, я инглиз телендә. Татарча да эшләнә башлаган кайбер идеяләр очрады, тик алар ничек башланган булсалар, шулай ук тәмамланмыйча ташланганнар да. Һәм аларны аңлап була, бу эш, чыннан да, җиңелләрдән түгел. Мисал өчен, спорт объектлары турында татар телендә мәгълүмат гомумән табып булмый, ә безнең приложениеда бу мөмкинлек бар. Шулай ук безнең максат - билгеле урыннарны гына түгел, халыкка аз билгеле урыннар турында да мәгълүмат туплап, үз стилебездә фотога төшереп урнаштыру. Шулай ук без маршрутлар да төзибез, әлегә 1 маршрутка аудиогид та эшләнгән. Әлеге приложение 3 телдә тәкъдим ителгән.hP6O95QABZ0


Шулай ук укучылар тарафыннан төрле сайтлар да эшләнгән. Мәсәлән, tatfilms.ru сайтында татар телендә генә булган фильмнар, мультфильмнар, спектакльләр тупланган. Әле ул гына да түгел, ә хәтта дөньяда нинди кинояңалыклар һәм кинотеатрларда нәрсә барганын да белеп булачак.


Әлеге ярминкәдә укытучылар өчен дә бик файдалы проектлар шактый күп булды. Нәни балалар өчен булган «Ябалак» проектыннан алып, «Татарча видео дәресләр»гә кадәр тәкъдим ителгән иде. Аларны төрле мәктәпләрдә, уку учрежденияләрендә дә куллану мөмкинлеге бар. Мәсәлән, химия белән кызыксынучылар өчен «YouTube»та «Татарча химия» каналы үсеш алып килә. Әлеге моментта анда 4 видео тәкъдим ителгән. Шулай ук татарча фәнни журнал белән дә танышу мөмкинлеге булдырылды. Бу проектны алып баручы фикеренчә, әлеге журналны чыгару сәбәбе - яшьләрдә фәнгә карата мәхәббәт уяту һәм моны нәкъ менә татар теле тыңлаучыларга, караучыларга җиткерү. Киләчәктә журналны башка мәктәпләргә таратырга, ә соңрак подписка форматында да чыгару фикере бар.


Әгәр сез астрономия фәне белән кызыксынучылар биредә «Галәм» фәнни-популяр белешмәлектаба алдылар.P3dXmZ23il4


Әлеге ярминкәдә булып кайтканнан соң, күңелне  горурлык хисе биләп ала. 2нче лецей-интернатта бик сәләтле, тырыш һәм иҗади укучылар гына түгел, укытучылар да байтак икән. Бу проектларны башкаручыларның төрле милләт укучылары булып та, татар телендә шундый матур итеп сөйләшүләре, күңелләрендә ана теленә карата зур мәхәббәт һәм ихтирам хисе яшәве сокландырды. Мәктәп елларыннан ук татар теленең киләчәге турында уйланулары, кайгыртуы бик сөендерә. Киләчәктә дә аларга үз проектларын киң аудиториягә җиткереп, үз хыялларына тугъры калып, эшләрен үстерүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев