Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАРЧА ПРОЕКТЛАР ЯРМИНКӘСЕ"




4-5 декабрь көннәрендә Казанның 2 нче лицей-интернатында "Татарча проектлар ярминкәсе" уза. Әлеге чара мәктәбебездә икенче тапкыр үткәрелә, ди оштыручылар.



"Татарча проектлар ярминкәсе" – мәктәп укучыларын татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә җәлеп иткән, татар телен заманча тормышта кулланылышын арттыруга юнәлгән чара. Ул уку процессында һәм укудан тыш вакытта укучылар әзерләгән кызыклы проектлар-эшләрне тәкъдим итү ярминкәсе, чарасы булып тора.

Күрсәтеләчәк проектлар арасында Android операцион системалы смартфоннар өчен берничә татарча кушымта (татар телендә уеннар, балалар өчен татар телен өйрәнү әсбабы), татар телендә төгәл фәннәр турында сөйләгән "Кызык-мызык физик" һәм табигать фәннәре турында сөйләгән "Җәгърәфия" журналлары, татар телендә өстәл уеннары, смартфоннар һәм планшетлар өчен яраклы электрон китаплар китапханәсе, видеодәресләр, инглиз телен татар теле аша өйрәнү әсбаблары һәм башка бик тә кызыклы проектлар күрсәтеләчәк. Аларның барысы да татар телен үстерү, аның кулланылышын арттыруга юнәлгән.

Шулай ук ярминкә дәвамында узган елгы проектлар да тәкъдим ителәчәк. Мисал өчен, киң танылган "Counter Strike" уенының татарчага тәрҗемәсе, "Монополия" өстәл уенының татарчасы, ридерлар өчен татар язучылары-шагыйрьләре белән экраны һәм башка проектларны күреп булачак.

Шимбә көнне ярминкәгә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның килүе көтелә.

Эш вакыты җомга көнне: 11:00-15:00. Шимбә көнне: 10:00-14:00 сәгатьләрдә. Ярминкә Шамил Усманов урамы 11 йорт адресы буенча эшли (2 нче номерлы Лицей-интернат).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев