Логотип Идель
Ялкын

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ӨСТӘЛ УЕНЫ КИРӘКМЕ?

"Татар телендә өстәл уеннары бик кирәк".

Казанның 2нче лицей-интернат укучысы Ирек Хәйруллин татар телендә "Хәрәкәт" өстәл уенын әзерләгән һәм аны киң таратырга тели. Бу атнада IT-parkта узган "Kazan StartUp Weekend" чарасында ул бу уенын тәкъдим итте.

Түбәтәйле егетләр кунаклар белән татарча исәнләшеп, туган тел үсеше, аны өйрәнү өчен уеннар булу әһәмиятен сөйләде һәм үзләре чыгара башлаган өстәл уенын да күрсәтте. Проект башында Ирек Хәйруллин тора. Ул Азатлыкка да үзе ясаган уен турында сөйләп бирде.

Ирек 2нче лицей-интернатның унберенче сыйныфында укый. Хәзерге вакытта ул имтиханнарга әзерләнү белән мәшгуль булса да, буш вакытларында татар теле өчен файдалы булган кызыклы проектларда катнаша. Шуларның берсе булган “Безнең тәҗрибә” проекты белән укучыларыбыз инде таныш. Хәзерге вакытта Ирек “Хәрәкәт” уенын үстерү өстендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев