Логотип Идель
Ялкын

«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ДЕБАТЛАР ЛИГАСЫ СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ"

11-нче февраль, пәнҗешәмбе көнне, «Сәләт» йортында «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының чираттагы сезонының ачылу тантанасы гөрләп узды.


Бәйрәмгә алдагы сезоннарның мөхтәрәм кунаклары, җиңүчеләре һәм яңа катнашучылар чакырылган иде.


Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевлар – «Безнең фикер!»нең даими кунаклары, жюри әгъзалары урынында да утырганнары бар. Бүгенге ачылу тантанасына да ихлас теләкләрен җиткерер өчен килгән иделәр.


«Безнең фикер!» уйларга, шул уйны дөрес һәм төгәл итеп халыкка җиткерергә өйрәтә. Миңа калса, чын дебат остасыннан менә дигән сәясәтче чыгар иде. Әлеге Лиганың тагын бер күңелле үзенчәлеге бар: аның камил татар телендә булуы. Татар теле ул көндәлек тормышта аралашу өчен генә түгел, ә әдәби, яңгырашлы һәм төгәл тел дә әле. Идеягез бик кызыклы. Катнашучыларга үткен фикер, акыллы уйлар һәм җитезлек теләп калам! Уңышлар сезгә!» - дип, теләкләрен җиткерде Рүзәл Әхмәдиев.


Ачылу тантанасында катнашучыларны «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та сәламләде. «Лига мондый форматта беренче елын гына эшләсә дә, инде байтак уңышлары бар. Проектның «Сәмрух» премиясендә катнашуы моңа тагын бер дәлил. Димәк, оештыручыларның хезмәте бушка китмәгән. Мин сезне «Сәләт» йортында күрүемә бик шатмын! Күнекмәләргә йөрегез, аралашыгыз, дуслашыгыз, җиңегез!» - дип белдерде ул.


«Безнең фикер!» проектының җитәкчесе Аяна Исаева да фикерен җиткермичә кала алмады. «Дебатларның үзенчәлеге шунда: алар фикерләргә генә түгел, ә бүтән фикергә дә колак салырга өйрәтәләр. Чөнки тормышта бик еш кына икенче кеше фикерен кабул итә белергә, колак салырга кирәк була. Татар телендә үткәрә алубызны бик югары бәялим, лиганың иң зур үзенчәлеге дип саныйм. Катнашучыларга бары уңышлар телим: фикерегезне белдерергә, бәхәсләшергә, каршы төшәргә курыкмагыз!» - ди Аяна.


Тантанадан соң яңа катнашучылар өчен тәкъдим итү уены уйнап күрсәтелде, турнир таблицасы тутырылды, сорауларга җаваплар бирелде. Хәзер Лига элеккеге режим буенча эшләячәк: «Сәләт» йортында узучы күнекмәләр, кызыклы шәхесләр белән күңелле очрашулар һәм, әлбәттә инде, җиңүчене биогеләргә ярдәм итүче йомгаклау турниры. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм бетмәс илһам теләп калабыз!


[gallery size="full" columns="2" ids="6337,6336"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев