Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАР ТЕЛЕН ИНТЕРНЕТТА САКЛЫЙК!"

Беркем өчен дә сер түгел, татар мәктәпләре бетеп бара: татарча дәреслекләр бастырылмый, сүзлекләр юк. Хәтта татар мәктәпләрендә дә фәннәрнең дүрттән бер өлеше генә татарча укытыла. Монда хакимиятне генә гаепләп булмый. Татар мәктәпләре югалуга күбесенчә үзебез гаепле. Имеш, татарча укыган балага югары уку йортында авыр булачак.

Киресенчә, үз телен һәм өстәмә телләрне белгән кешеләрнең баш мие икеләтә яхшы эшли. Татарча фәнни хезмәтләрнең булмавы, аларны зур авырлык белән бастырып чыгаруларын истә тотып, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары һәм югары уку йортларында татарча белем бирүче галимнәрне “Гыйлем” сайты белән таныштырдылар. Әлеге проект инде ике ел дәвамында эшләп, беренче уңышлары, нәтиҗәләре белән мактана ала. Проектка нигез Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында салына. Аның оештыручыларның берсе – Айдар Шәйхин. “Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея” бәйгесендә җиңгән “Гыйлем” проектының (giylem.pro, giylem.tatar) максаты – галимнәрнең фәнни хезмәтләрен, фәнни эшчәнлеген, эзләнүләрен татар телендә популяр форматта халыкка җиткерү. Бу порталда фәнни эчтәлектәге мәгълүматлар туплануның нәтиҗәсе буларак, киләчәктә аның мәйданында Интернет аша татарча белем бирүче онлайн лицей һәм онлайн университет ачу кебек югары максатлар да куя яшь энтузиастлар.

“Гыйлем” сайтына тәрҗемәләрне бүгенге көндә волонтерлар эшли: мәктәп укучылары, КФу студентлары. Ләкин теләгең бар икән, дустым, син дә татарча фәнни-хезмәтләр булдыруда үз өлешеңне кертә аласың! Моның өчен бары тик Айдар Шәйхинга мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Ул сиңа барысын да аңлатыр.

– Әлегә без 85 мәкалә язып, тәрҗемә итеп бастырдык, 12 инфографика, 5 анимацион дәресне тәрҗемә итеп урнаштырдык. Яшьләргә мәгълүматны ничек уңайлы – язмача, рәсем, видео яки, аудио язма рәвешендә табарга мөмкин булачак. Популяр фәнни контент барлыкка китерү юнәлешендә эшлибез. Монда беренче чиратта очраган кыенлыклар – татар телендә язылган фәнни эшләр аз, видеодәресләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безгә татар галимнәренең киңәше һәм ярдәме таләп ителә. Киләчәктә татар галимнәренең лекцияләрен видеога яздырып Интернетка куярга теләк зур. Интернет аша төрле белгечлекләр буенча татар телендә белемнәр үзләштерү мөмкинлеген тудыру мөһим, – ди Айдар.

“Чехиядә интернет аша югары белем алып була һәм ул бушлай. Дәүләт шулай итеп чех телен саклый һәм үстерә. Без татар милләтен, татар телен сакларга телибез икән, бу бит җыр-биюләргә генә кагылмый, интеллектуаль юнәлештә дә үсеш булсын иде. Татарлар Милли университет ачу турында күпме хыялланды, хәзер аны интернетта оештырып була, һәм моңа беркем комачаулый алмый”, – ди Татар яшьләр форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин.

КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов сүзләренчә, Татарстанда моннан егерме ел элек беренчеләрдән булып башта төзелеш, аннан авиация һәм химия-технология институтларында, педагогика институтында татар телендә укыту кертелгән. “Ләкин мәктәпләрдә рус телендә чыгарылыш бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла башлагач, татар теле дәресләрен кыскартып бетерделәр.  Мәктәптә балаларга рус телендә генә белем бирергә омтылу нәтиҗәсендә балалар ана телләрен кулланылыштан төшереп калдырып бара, белем дәрәҗәләре елдан-ел кими. Һөнәри уку йортларында да рус телендә генә укытуга калдык. Ә проектка килгәндә, ул – кирәк. Фәнни хезмәтләрне интернетта булса да сакларга кирәк”, – дип ышана Әнис Галимҗанов.

“Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаган галимнәрнең һәрберсе “Гыйлем” проекты өчен үзләренең фәнни-методик хезмәтләре белән уртаклашачагын белдерде. Интернетта татар телендә белем алу һәм татар телендә фәнни хезмәтләрне тарату буенча киңәшләрен бирергә дә вәгъдә итте.

Профессорлар бушка үз фәнни хезмәтләре белән бүлешә икән, дустым, синең бурыч – әлеге материалларны үзең өчен кирәкле итеп файдалана алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X