Логотип Идель
Ялкын

«ТАТАР «ШВЕЙЦАРИЯ»СЕНДӘ КУНАКТА»

Казаннан нәкъ 135 чакрым ераклыкта бардыр бер шәһәр – Чистай диләр. Җырлаганда, көй өчен, «сәгатьләре җырлай», диләр. Гәрчә анда тугмасам да, мин анда дүрт көн торып киткән идем. Ул Чистайның һич онытмыйм, шәһәр эчендә автобус бәясе 10 сум иде! (бу юлларны тукайның «Шүрәле»сеннән чәлдердем).

Казан вокзалы. Көндезге сәгать ике. Чистайга бара торган 30 урынлы автобуста өч кенә кеше утырабыз. Шофер белән контролер ханым як-ягына карана. Янәсе, әллә соң бүтән кеше булмас?! Шофер абзаң «эх-х-х» дип көрсенде дә, ишекләр ябылып, автобус кузгалып китте. Казанның икенче бер вокзалында безгә Алексеевскига (Казан-Чистай юлында урнашкан) баручылар кушылды... Ике сәгатьтән инде татарның «Швейцария»сенә барып җиттек. Ул ярым шәһәр, ярым авыл икән. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, анда 60 меңләп кеше яши. Тормышлары үз җае белән бара, хәтта машиналар да бер-берсе белән яшен тизлегендә узышмый... О, әнә! Әнә ул, данлыклы сәгать заводы. Чистайны Швейцария дип атавым юкка түгел. Иң шәп сәгатьләр бездә һәм аларда ясала. Күрше тавыгы күркә булып күренә дисәләр дә, үзебездә чыгарыла торган сәгатьләр дә бик зәвыклы, чыдам һәм төп-төгәл йөри!

Икенче көнне заводка юл тоттым. Кабат Тукайча әйткәндә, каршысында «рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат». Нараты юк-югын, ә чыршылары бар. Миңа язылган пропускта «килү максаты – эшкә урнашу» диелгән. Нәрсә?! Ю-ук, минем көн дә Казан-Чистай юлын таптап йөрисем килми. Бөтен акчам юлга китәчәк бит. Ә-ә, бәлки, берәр җитәкче урынына чакыралардыр, дисезме?..

Көненә – 1000 циферблат

Завод тормышы белән мине (димәк, сине дә!) биш сәгать буе бүлек башлыгы Пётр Моленов таныштырды. «Сәгатьнең ничек ясалуы кызыкмы сезгә?» − дип сорады ул. «Әйе, энәсеннән җебенә кадәр!» − дидем. Телем – дошманым минем! Блокнотка барабан, мост, вилка кебек сүзләрне язып барганда... боларны ничек аңлатасы булыр икән, дип башым тубал булды! Барабан – без белгән уен коралы, вилка – чәнечке, ә мост – күпер түгел. Болар – сәгать механизмнары. Сәгать ясауда 300 чамасы кеше катнаша. Завод территориясе зур. Пётр әйтүенчә, бер якка 3 чакрым, икенче якка – 1,5 чакрым. Механизмнарны цехларда һәм участокларда хәстәрлиләр. «Сәгать эзлекле рәвештә җыела дип әйтеп булмый. Бөтен эш параллель рәвештә башкарыла», − диде ул.

Беренче булып циферблат һәм сәгать уклары цехына кердек. Безне цех башлыгы Венера Киселева каршы алды. Шулкадәр кызык, аңлаешлы итеп сөйләде ул! Циферблат буяганны, ягъни буш түгәрәккә (әйләнәгә) саннар, бизәк-сурәтләр төшергәнне карыйбыз. Саннар язылган әзер макет (матрица дип атала) өстенә буяу сылыйлар. Буялган макетка «груша» төшерәләр дә ул буяуны үзенә сеңдерә. Буявы сеңгән «груша»ны сәгатьнең әйләнәсенә төшерәләр. Моннан кала, бүтән төрле сурәтләр дә салына. Бер циферблатта – 4-6 төрле бизәк (буяу). Бөтен эш кулдан башкарыла! Венера ханым әйтүенчә, ярым автомат җиһазлар да бар. Ләкин алар белән эшләве җайсыз.

Көненә 1000 циферблат җитештерәләр. Брак та булгалый. Бизәк никадәр вак булса, хилафлыклар да шулкадәр күбрәк. Кайвакыт буяу, чәчелеп, мыек сыман як-якка чорнала. Әлеге дефект «усик» дип атала. Буяулар белән эшләгәнгә күрә, бүлмәдә даими температура саклана – 20-24 градус. Заводта сукырлар өчен дә сәгать ясыйлар. Аларның саннары калкып тора.

Циферблатка «светомасса» (саннар янәшәсендә урнашкан түгәрәкләр) төшерәләр. Төнлә алар балкый, һәм сәгать эче яктыра. Укларны ике генә төскә – карага һәм кызылга буйыйлар. Буялган укларны 90 градус эсседә ярты көн киптерәләр. Аннан кечкенә бузина (йомшак агач) күсәкләренә тезеп, «светомасса»га җибәрәләр, шуннан соң – «сборка»га.

Сәгатьсез – киемсез шикелле

Венера ханым белән бер-беребезгә уңышлар теләп хушлаштык та, Пётр белән сәгать корпусларын җыю участогына юнәлдек. Корпус унлап детальдән җыела. Һәрберсен беркетер алдыннан, тузан калмасын өчен, корпусны һава агымы белән юдыралар. Миңа пыяла ябыштыру кызык тоелды. Корпус эченә шприц белән җилем сылыйлар да, эченә пыяланы пресс белән бастыралар.

Ә корпусның үзен нәрсәдән ясыйлар, дисезме? Бу сорауга токарьлар эшли торган кыру участогында җавап таптым. Алар латунь һәм корычтан ясала. Озын латунь чыбыкны башта бүлгәлиләр, аннан 4000 градуслык кызу мичтә эретәләр һәм корпус килеп чыгарлык итеп пресслыйлар.

Чираттагы участокта әзер корпусларны суга батырып, 100 градус эсселектәге мичкә куялар. Әгәр су корпус эченә үтсә, аны яңадан ясыйлар. Баланслы остаханә участогында вак детальләр белән кайнашалар. Шуны гына әйтәм: сәгатьнең йөрәге – спираль балансы биредә җыела. Ул сәгатьнең төгәл йөрүе өчен җаваплы.

Сәгатьне җыю участогында тулысы белән «башлы-күзле» итәләр. Аның күпмегә соңга калганын, ашыкканын да шушында күзәтәләр. Төрү участогында сәгатькә каеш (күн, полиуретан, металлик беләзек) кидерәләр.

Пётрның кулында сәгать булмавына игътибар иттем. «Соңгы арада кимим. Ә бер ел элек өйдән сәгатьсез чыксам, нидер кимәгән шикелле хис итә идем үземне», − диде ул.

Сәгать заводына 1942 елда нигез салынган. Ә быел аңа –70 яшь! «Әлеге түгәрәк датаны ничек билгеләргә җыенасыз?» − дип сорагач, сәгать ясау ширкәте җитәкчесе Виталий Подъячев: «Сәгатьләребез сатып алынса, эшчеләребез вакытында хезмәт хакы алса, бюджетка салымнар кереп барса, бу безнең өчен иң зур бәйрәм!» – диде.

P.S. Чистай сәгатен Владимир Путин, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев тага. Виталий Подъячев кулланылышында 15 төрле сәгать бар. Әйтүенчә, ул аларны киеменә һәм кая баруына карап сайлый.

Линар ЗАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев