"ТАТАР РЭП-БАТТЛЫ «ТЕГЕРМӘН»

Баттл – безнең хип-хопта Slovo һәм Versus проектлары белән кертелгән яңа тренд. Кара каршы чыгып, башкаручылар “дошманнарын” панчлар һәм рифмалар белән юк итәләр, ә видеолар аннары миллионлаган карау җыя. Татар рэпы җилнең кайдан искәнен белә һәм үз версиясен тәкъдим итә.

Баттлда сигез яшь MC катнашачак – барысыда «ВКонтакте» төркеме аркылы гариза биреп, экспертлар белән сайланды. Алар өч раунда катнашачак (дисреспект, респект һәм ирекле тема) – ә җинүчене тамашачы билгеләр (ә мөмкин булган бәхәсләрне өченче як хакиме, хип-хоп ветераны D'Ali чишер). Шулай ук татарча рэп башкаручылар да чыгыш ясый– Ittifaq, K-Ru, G.Raf һәм башкалар.

Җиңүчегә - клип, сингл, «Мин Татарча Сөйләшәм» акциясендә катнашу (ә ул – биш меңгә якын тынлаучы) һәм хәзерге вакытта иң күп фикерләшү тудыра торган Оксимирон концертына ике билет.

Оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «КЗН.Собака.ru» журналы, Yummy Music лейблы, ArtSuret берләшмәсе.

21 ноябрь, 18.00

Музей советских игровых автоматов (Кремль урамы,21)

Керү ирекле

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    3086
    1
    34
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2472
    0
    20
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1890
    0
    17

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019