Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАР РӘССАМНАРЫ ҮРНӘК КҮРСӘТӘ"

Лотфулла Әбделмән улы Фәттахов — татар рәссамы, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; СССРның, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.

Лотфулла Фәттахов 1918 елның 27нче сентябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анды авылында туа. Әтисе сугышта, әнисе 1926 елда ачлыктан вафат булгач, 4 бертуган ир-бала ятим калалар. Лотфулла әдәби әсәрләре һәм рәсемнәре “Пионер каләме” газетасында басыла, беренче уңышларыннан канатланган малай, җәяүләп Казанга укырга чыгып китә.

Яңа бистәнең 13 нче мәктәптә укый. Лотфулланы Маһикамал һәм Габдрахман Якуповлар үзләренең 6 баласы һәм тәрбиягә алынган бер кыз-бала өстенә сигезенче итеп уллары Харисның мәктәп дусты Лотфулланы уллыкка ала. Булачак ике рәссам рәсем түгәрәгенә йөри. Лотфулланың әдәбият белән мавыгып, “Әдәбиятчы” дивар газетасына хикәяләр яза, рәсемнәр ясый.

Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Лотфулла Фәттахов 1981 нче елда Казанда вафат була. Белоруссиядә, Брест шәһәреннән төньяктарак Лотфулла хезмәт иткән 86 нчы укчы дивизия Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә чын мәгънәдә мәхшәр эчендә кала. Лотфулла әсирлеккә эләгә. Бер лагерьдан икенчесенә күчкәндә, поезд вагонының агач идәнен куптарып, шуннан төшеп кача.

1946 нчы елдан Татарстан художество фондында эшли. 1960-1968 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе була.

Картиналары:

  • «В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя»

  • «Ватан турында җыр»

  • «Игеннәр өлгерде»

  • «Яңа бура»

  • «Яшьлек»

  • «Сабантуй» (1957)

  • «Мулланур Вахитов»

  • «Шәһәрдән кайту» һ.б.imgB

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев