Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАР ПРОЕКТЛАРЫ ЯРМИНКӘСЕ"НДӘ УКУЧЫЛАР 20 ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Казанның 2 лицей-интернатында "Татар проектлары ярминкәсе" узды. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү максатыннан булдырылган проектларны тәкъдим итү уку йортында өченче ел рәттән оештырыла.

Быел барлыгы 20 проект тәкъдим ителде. Проектлар арасында өстәл уеннары, төрле мобиль кушымталар, сайтлар, видеороликлар, татарча аудиокитаплар, чит ил мультфильмнарының татарчага тәрҗемәләре дә бар.



“Укучылар бу эшчәнлектә актив катнаша. Әлеге чара өчен проектларны сайлап алу дигән әйбер юк. Бүгенге проектлар арасында берничә ел элек башланып киткәннәре дә бар, без аларны алга таба да дәвам итәбез”, ди лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов. Ул бу ярминкә проектының форматы чит илләрдәге тәҗрибәне өйрәнеп башкарылганын әйтте.

Ярминкәдә укучылар уку елының яртысы дәвамында башкарылган эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Ярминкә лицей күләмендә үткәрелде. Укучыларның проектлары белән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты (КАИ) каршындагы Инженер лицее һәм Иннополис шәһәрендәге мәктәп укытучылары да танышты.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев