"ТАТАР МОҢЫ 2015"

2015 нче елның 23, 24, 25 нче ноябрь көннәрендә 22.00да ТНВ телеканалында «Татар моңы» дип исемләнгән яшь башкаручыларның II Халыкара телевизион бәйгесе узачак.

26, 27 нче ноябрендә шул ук бәйгенең III нче сайлап алу туры булачак.

Быелгы бәйгегә барлыгы 302 гариза кабул ителгән. Шуларның - 156сы Россия регионнарыннан, 146сы - Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан. II сайлап алу турына 74 конкурсант узган.

Бәйге 3 этапта уза: I тур – сайлап алу туры; II һәм III турлар - телевизион турлар.

2015 нче елда I тур Россиянең 8 шәһәрендә – Ташкент, Мәскәү, Санкт-Петербург, Өфе, Дүртиле (Башкортостан), Казан, Алабуга, Зәйдә узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар