Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАР ФИЛАРМОНИЯСЕНЕҢ “ИЛҺАМИЯТ” СӘХНӘ ВЕТЕРАННАРЫ КЛУБЫ ЯҢА СЕЗОНЫН АЧА"

 

Татар филармониясенең “Илһамият”  сәхнә ветераннары клубы яңа сезонын ачып җибәрә.

1 октябрь – Өлкәннәр көнендә Филармония “Илһамият”леләрне чәй табыны янына, әдәби – музыкаль очрашуга җыя. Озак еллар Татар филармониясендә хезмәт иткән сәнгатькәрләрне тәбрикләп  Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Филармония Джаз-оркестры, музыкаль-әдәби лекорий солистлары чыгыш ясаячак.

9 октябрьдә “Ретро концерт” белән “Илһамият” үзенең концерт сезонын башлый. Ул кичтә Филармония сәхнәсендә Искәндәр Биктаһиров, Римма Ибраһимова, Лена Бичарина, Асаф Вәлиев, Флюра Сөләйманова, Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Равил Шәрәфиев, Рәшит Сабиров, Фердинанд Сәлахов, Кирам Сатиев, Зәйтүнә Яруллина, Розалия Зәкиева, Лариса Маслова, Сания Фәйзуллина, Раида Аббасова, Диләрә Ильясова, Фердинанд Фәтхи чыгыш ясаячак.

 Концерт 18.30 сәгатьтә башлана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев