Логотип Идель
Ялкын

ТАШ КАЛАНЫ ЧӘЧӘККӘ ТӨРҮЧЕЛӘР



Таш каланы алар хуш исле чәчәккә күмәргә, асфальтны ертып, төрледән-төрле агачлар үстерергә сәләтле. Сүзем ландшафт дизайнерлары хакында бара.




Лубян урман-техник көллияте студентлары (Кукмара районы) Станислав Козырев белән Ульяна Селюнина әле беренче курста укуларына карамастан, республика күләмендә узган «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатында ­I урын алуга ирешкәннәр. Республика буенча II урынны яулаучылар да әлеге көллият укучылары.

Станислав – Лубянның үзеннән. Дуслары, туганнары шушы көллияттә белем алган, ул да мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормаган.

– Хәзерге вакытта популяр, бик кирәкле һөнәрләрнең берсе бу. Хезмәт хакы да яхшы безнең. Мин, авылда туып-үскәнгәдер инде, җир эшен яратам, – диде егет.

Ульяна исә бирегә Удмуртиянең Можга шәһәреннән килгән.

– Мин һәрвакыт иҗат белән кызыксындым, матурлык тудырырга яратам. Иптәш кызым белән алдан сөйләшеп, монда укырга кердек. Укытучылар да, белем бирүләре дә бик ошый. Хәзерге вакытта «WorldSkills»ның төбәкара чемпионатына әзерләнәбез. Аның өчен көненә дүрт-биш сәгать вакыт китә. Көллиятне тәмамлагач, Казан дәүләт төзелеш институтына шушы ук белгечлек буенча укырга керәчәкмен, – диде Ульяна.

Чемпионатның «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча республика эксперты урынбасары, көллияттә махсус дисциплиналар укытучысы Наталья Сираҗетдинова сүзләренчә, төбәк этабында студентларга 15 сәгать эчендә 14 квадрат метрлы мәйданчыкны чәчәк түтәлләре белән бизәргә туры килгән.

– Алар чәчәкләрдән, төрле корылмалардан торган түтәлләр ясады. Әйтик, бер җирдә чәчәк түтәлен кирпечтән өярга, икенче җирдә табигый таштан төзергә кирәк иде. Шулай ук түшәлгән таш, чуерташ, геопластика куллану да таләп итеп куелды, – диде Наталья Сираҗетдинова.
Алдан әйтеп киткәнебезчә, хәзер команда Мәскәү янында узачак төбәкара ярышларга әзерләнә. «Ландшафт дизайны» буенча илнең иң яхшы 15 командасы ­Россия этабына чыгачак. Алардан ил җыелмасына бары биш төркемне генә сайлап алачаклар. Кыскасы, үз эшеңнең остасы икәнеңне дәлилләү өчен, егетләр һәм кызларга әле җиде иләк аша узарга кирәк булачак.


– Әлегә без лидерлар рәтенә кермибез. Студентлар заманча кораллар белән эш итә белми. Республика көллиятләрендә алар, гомумән, юк. Хәзер дәүләт эшче һөнәрләренә игътибарны арттырды. Якын арада безгә дә WorldSkills стандартларына туры килгән техника кайтачак, – диде Наталья Сираҗетдинова.

Көллият күптән түгел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп узды. Шушы вакыт эчендә уку йорты 9500 студент укытып чыгарган. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да белгечләр әзерләү эшен туктатмаган. Студентларның 70 проценты, укуны тәмамлауга, үз белгечлеге буенча эшкә урнаша. Ел саен көллияткә 120 бюджет урыны бүлеп бирелә.

Алисә Сабирова



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев