Логотип Идель
Ялкын

«ТАРИХНЫ БЕЗ СӨЙЛИБЕЗ»

Кулыма әтием ягыннан төзелгән нәсел шәҗәрәсен алдым. Бик кызыксынып карап чыкканнан соң татар әдәбияты һәм сәнгатендә танылган шәхесләрнең фамилияләренә тап булдым. Һәм тирән кызыксыну белән әтиемнән сорауларыма җаваплар таптым. Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Рәшидә апа Җиһаншинаны телевизордан күреп беләм мин.


Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Хәмдебану ролен аның кебек башкаручы артист юктыр. Рәшидә апаның тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы герое, күренекле татар драматургы Риза Ишморат. Нәсел шәҗәрәсенә бу танылган шәхесләр кайдан килеп кергәннәр микән соң? Әтиемнең әтисе Габдулла (яки бабамның әтисе) белән Рәшидә апа икетуганнар булып чыга.


Максатым Россия тарихында танылган якташларымны барлау иде бит. Эш шунда ки, шушы танылган шәхесләрнең улы Рафаил Ишморатов ата-аналарының юлыннан китмәсә дә, ул Тянь-Шань тауларындагы бер түбәгә алар эшләгән театр исемен бирү теләге белән янган кеше. Мин Рафаил абыебызның эшләгән эшләрен читтән торып кына өйрәнә башладым. (Киләчәктә фәнни эш язарга җыенам).


Спорт мастерлыгына кандидат, инструктор һәм яшь спортчыларның остазы Рафаил абый Ишморатов. “2006 нчы елда, татар театрының 100 еллыгы уңаеннан Ишморатов җитәкчелегендәге альпинистлар 4500 метрлы тау түбәсенә менә һәм аңа “Камал театры пигы” исемен бирә. Тагын бер елдан соң Рафаил Риза улы үзенең тарафдарлары белән бергә Тянь-Шаньдагы Сары Джоу тау сыртының 5063 метр биеклектәге исемсез түбәсенә күтәрелә. Альпинистлар әлеге тау түбәсенә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирәләр”, - дип яза журналист Юлиана Берг.


Рафаил абый үзенең иптәшләре белән Үзәк Тянь-Шань түбәләрен берсе артыннан икенчесен буйсындырып, Татарстанның чикләрен “киңәйтергә” булышалар. 6 август көнне 70 яшьлек Рафаил Ишморатов җитәкчелегендәге Татарстан альпинизмы ветераннары биеклеге 4850 метр булган Сары Джоу тау тезмәсенең исемсез түбәсенә менде һәм аңа якташыбыз, Советлар Союзы герое Петр Гаврилов исемен бирде. Якташым һәм әтием ягыннан туганым Рафаил абыебыз тырышлыгы белән Тянь-Шаньдагы 4 тау түбәсендә Татарстан флагы җилферди. Алар барысы бергә таулар тезмәсен барлыкка китерә. Хәзер аңа “Татарстан почмагы” дип исем биргәннәр.


Мондый кешеләр белән горурланмыйча мөмкин түгел. Мин аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телим.


Рафаил абый яхшы остаз гына түгел, ә менә дигән әти һәм тормыш иптәше дә. Аның ике улы Антуан белән Айрат та тормышта үз юлларын тапкан һәм күмпедер дәрәҗәдә танылган кешеләр. Антуан бик зур фирма директоры, шулай ук тау альпинизмы спорты белән шөгыльләнә. Айрат турында күбрәк язасы килә. Чөнки ул иҗат кешесе. Казандагы 3 нче номерлы Рөстәм Яхин исемендәге музыка мәктәбенең кларнет классын тәмамлый. 1997 нче елда беренче тапкыр Канадага мастер-класска бара һәм укытучысы аңа Монреаль университетына укырга керергә тәкъдим итә.


Бүгенге көндә ул кларнет остасы гына түгел, ә симфоник дирижерлык буенча музыка фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия. Ул бу югарылыкка җиңел генә ирешмәдем, - дип яза “Кичке Казан” газетасының 2007 елгы 1 декабрь санында Айсылу Кадырова белән әңгәмәсендә. Аңа Канадада студент елларында урам музыканты да булып йөрергә туры килә.


Россиядән бернәрсәсез чыгып киткән яшь гаиләгә тормыш алып барырга кирәк бит. Ә Айрат абый тиз генә бирешә торганнардан түгел. Чөнки ул әтисе Рафаил абый “дәрес”ләрен алып чыныгып үскән егет. Айрат абыйның симфоник оркестрлар өчен язган әсәрләре дә бик күп. Канадада танылган Юрий Туровский җитәкчелегендәге “Монреаль музыкантлары” коллективы Айрат Ишморатов белән композитор буларак эшчәнлек итәләр. Аның белән ул җитәкләгән оркестр музыкантлары рус классик композиторлары Чайковский, Шостакович әсәрләрен уйныйлар.


Безнең кебек балаларга ул тырышыгыз, көчегезне кызганмыйча шөгыльләнегез, шул вакытта гына сез нинди дә булса уңышларга ирешә алырсыз дип, - үгет-нәсихәтләрен бирә.


Мин әтиемнең туганы, якташым Рафаил абыйның гаиләсен бик кызыксынып өйрәнә башладым. Интернет аша хатлар юлладым. Танылган татар театры династиясе вәкилләре: альпинист Рафаил Ишморатов һәм дирижер “йолдыз” Айрат Ишморатов Россиянең йөзен чит илләргә кадәр җиткергән шәхесләр. Мин бу бөек Кешеләр турында язмыйча булдыра алмадым. Без тарихыбызда тирән эзләр сызып алдан әйдәп баручыларны белергә һәм алар алдында баш ияргә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев