Логотип Идель
Ялкын

"ТАБЫШЛАР - ТАБЫШМАКМЫ?"

Моңа кадәрге сәяхәттә без күбрәк акча һәм товарлар турында сөйләштек. Төп темабыз тарих һәм матди культура булса да (төгәлрәге, декоратив-гамәли сәнгать), халык тормышында барысы да бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Халык таланты ярдәмендә булдырылган әйберләрне дә, сатканчы, ясарга кирәк бит әле.


Алтынга күмелгән Урда


Археологлар тапкан борынгы әйберләргә карасаң, Алтын Урдада һөнәрчелекнең ни дәрәҗәдә югары булганлыгын күреп сокланасың. Монда кара һәм төсле металлургия дә, күн эшкәртү, чүлмәк ясау, зәркән сәнгате, пыяла, сөяк, ташны кисеп әйбер ясау да киң таралган булган. Алтын Урда мәдәнияте күбесенчә далаларда урнашкан шәһәрләрендә үсеш алган. Ул элек монголллар тарафыннан буйсындырылган илләрнең һөнәрче-осталары традицияләрен берләштергән. Кытай сәнгате һәм һөнәрчелеге мотивлары да, Урта Азия декоратив сәнгате дә, үзәк Азия, Кытай һәм Урта Азия төзелеш-архитектура чагылышлары да бер-берсе белән ярашкан. Шул ук вакытта аңа Иран һәм Кавказ арты мәдәниятләре, Кырым һәм Идел Болгарстанының һөнәрчелек традицияләре дә йогынты ясаган.


   Кеше гомер-гомергә үзен һәм кием-салымын бизәргә яраткан. Бигрәк тә – хатын-кызлар. Кыйммәтле ташлар белән бизәп ясалган алтын яисә көмеш каеш аеллары ир-атларның да, хатын-кызларның да костюмнарына хас булган. Ир-атларның күбесенчә сугыш кораллары, хәрби киемнәр бизәп эшләнгән.


Татар кешесенең тормыш юлында гомер-гомергә тугры юлдашы ат булган. Тыныч тормышта да, сугышта да. Хәрәкәт итәргә дә, тамак туклыгы өчен дә. Шуңа күрә Алтын Урдада ат сбруйларын бизәүгә зур игътибар бирүләре бер дә гаҗәп түгел: көмеш һәм бронза асылмалар, түгәрәк, овал һәм йолдыз формасындагы аеллар... Билгеле инде, аристократия һәм хәрби чиндагыларның атлары аеруча затлы бизәлгән.


Әлбәттә, Алтын Урда шәһәрләрендә табылган барлык әйберләрне дә җирле, татар-кыпчак (ХIII гасыр өчен өлешчә монгол) җитештерүчеләре генә эшләмәгән. Алар арсында читтән, мәсәлән, Урта Азия, Болгар, рус шәһәрләреннән, хәтта ерак Мисыр һәм Сүриядән китерелгәннәре дә очрый. Алтын Урдада сәүдә эше һәм сәүдәгәрләр бик дәрәҗәле саналган, бигрәк тә Батый хан һәм Бәркә хан заманнарында. Байтак шәһәрләр, кәрван юлларында торганлыктан, зур үсешкә ирешкән. Солгат, Маҗар, Сарай, Сарайчык, Хаҗитархан (Әстерхан), Азак (Азов) шәһәрләрен генә искә төшерик...


Шулай да табышларның күпчелеге Алтын Урданыкы, үз осталары ясаган әйберләр. Алтын-көмештән коелган савыт-саба, медальон, муенса, браслет, балдаклар гравировка, челтәрләү, зернь, филигрань һәм зәркән техникасының башка төрле иң югары ысуллары белән бизәлгән. Затлы савыт-сабаның тоткыч-саплары дельфин, аждаһа рәвешендә ясалуы, гадәттә, шәрык сәнгать фәлсәфәсенә хас күренеш.Зеркало бронзовое


Көзгеләрдә кем йөзләре?


Бизәнү һәм көнкүреш әйберләре булган түгәрәк металл көзгеләр дә игътибарга лаек. Аның көзгеле ягы шул дәрәҗәдә ялтыратып шомартылган ки, үз чагылышыңны ярыйсы гына әйбәт күреп булган. Арткы ягы рельефлы-бизәкле: төрле җәнлек, балык сурәтләре боҗра буйлап йөгергән рәвештә ясалган. Кайберләренә гарәпчә саулык-иминлек теләкләре дә язылган. «Җәнлек стиленнән» (зооморф) тыш, көзгеләрне бизәүдә геометрик яисә үсемлек бизәкләрен дә, бигрәк тә лилия һәм лалә чәчәкләре рәсемнәрен дә кулланганнар. Көзгеләрне башта сәүдәгәрләр шәрык илләреннән кайтара торган булсалар, тора-бара аларны үзләрендә, мәсәлән, Бөек Болгарда җитештерә башлаганнар. Әүвәл сюжетлар кытай үрнәкләреннән күчерелсә, соңрак иероглифлы язмалар – гарәп графикасы, аждаһа сурәтләре җирле җәнлекләр һәм балыклар белән алышынган. Шәһәр осталары ясаган Алтын Урда көзгеләре ачык далаларда да үз урынын тапкан. Кыпчак хатын-кызлары аларны билбауларына махсус каешлар белән бәйләп куйган. Бик сакчыллары, кырылудан-бозылудан саклап, көзгеләрен махсус футлярларга, янчыкларга салып йөрткән. Татар хатын-кызына көзге гомере буе һәм... аннан соң да юлдаш булган. Чөнки күпчелек көзгеләр күчмәннәрнең хатын-кыз каберләреннән табып алынган.Ковш. Золотая Орда 13-перв.пол.14 в.Foto Rustam   Muhammadzian


Савытымның саплары...


  Шуны әйтергә кирәк, барлык заманнар һәм халыкларның казылма археологик материаллары арасында зур урынны балчык савытлар һәм аларның ватыклары рәвешендәге керамика биләп тора. Гадәти кызыл балчык савыт-сабадан тыш, урта гасыр татарларына төрле төсләр кулланып, геометрик фигуралар, кош һәм хайван сурәтләре белән бизәкләп ясалган керамик әйберләр хас. Урта Азия, Иран һәм Кавказ арты илләре белән уртак яклары булса да, Алтын Урдада үзенә генә хас югары сәнгатьчә керамика стиле барлыкка килгән. Бу стиль әйберләрне ясау техникасында да (гравировка), савытның бөтен өслеген берләштереп торучы язу-сырлау төрендә дә, тирән глазурь белән каплап, эчтән яктыртылу эффекты биргән сурәтләрдә дә, орнамент белән бизәлгән мәйданның зурлыгында да чагыла.


Мондый керамиканың читтән китерелмәве турында аның ике Сарай шәһәрендә дә, Болгарда һәм Алтын Урданың башка һөнәрчелек үзәкләрендә табылуы да раслап тора. Археологлар әлеге коелма керамика остаханәләрендә шактый гына ярымфабрикатлар, әзерләмәләр һәм камил булмаган (брак) әйберләр табып алган. Татар декоратив-гамәли (халык) сәнгатендә затлы итеп бизәлгән, сурәтләр төшереп ялтыратылган керамиканың барлыкка килүе аның Алтын Урда шәһәрләре архитектурасында киң кулланылуы белән дә бәйле.


Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев