Логотип Идель
Ялкын

«ТӘВӘКӘЛЛЕК ЯКИ ЯУЛЫК ФӘЛСӘФӘСЕ»

Дин ул ниндидер бер мода яки хобби түгел. Иң беренче чиратта, диннең җаваплылыгы турында уйлану бик әһәмиятле. Мин үзем намазга 14 яшьләрдә бастым. Аңлап дип әйтмим, күңел чакыруы буенча дип әйтимме, тиешле икәнлеген белгәнгәме...

Бу дөньядан ахирәткә күчкәч тә, иң беренче, намаз укый идеңме, юкмы, дигән сорау булачагы куркытты. Ә хәзер яулык турында... Хиҗап (хатын-кызның гаурәт урыннарын каплап торган кием) кешенең йөрәгенә ябылырга тиеш.

Әй, ярар, бераздан салырмын әле, дигән уй белән яулык ябучылар барлыгын да беләм. Кемдер, бәлки, бу минутта яулык бәйләргәме, хәер, болай да намаз укырга була ич, нигә бөркәнеп торыйм дип икеләнәдер. (Шайтанга безнең рухи үсешебез, Ислам дине таләпләре буенча яшәвебез файдага түгел ич! Аның миссиясе, киресенчә, безне юлдан яздыру.)

Әйе, намазны яулык япмыйча да укырга була. Тик Аллаһы Тәгалә нәрсәнедер тыйдымы яки рөхсәт иттеме, аның асылында кеше өчен зур файда ята дигән сүз. Шуны беләм: яулык – намаз укый торган кешене җыя, тәртипкә сала торган бер чара. Бәлки, журналист буларак, кайчакта мин үземә ташламалар да ясар идем, кичләрен дини булмаган кайбер чараларны да үземә рөхсәт итәр идем. Юк шул. Башымдагы яулыгым миңа зур җаваплылык өсти. Чөнки беләм, миңа Сөмбел-журналист буларак кына түгел, Сөмбел-мөслимә буларак та карыйлар бит.

Яулык ябу, намаз уку – уен эш түгел. Билгеле, башта куркып каласың. Тирә-юнь ничек кабул итәр? Әти-әни каршы булса? Шикләнәсең икән – тирә-юньдәгеләр дә шикләнәчәк. Үзең сайлаган юлда ныклы итеп басып торасың, дөрес эшләвеңә инангансың икән – сиңа бүтән кешеләрнең фикере дә артык тәэсир итә алмый. Фанатизмга гына кереп китмәскә! Бу минем тормышыма бары тик уңай йогынты гына ясаячак дип, әниең белән сөйләшәсең, намазга басканнан соң, бары тик уңай якка гына үзгәрүеңне күрсәтәсең икән – синнән шикләнмәячәкләр. Минем яулык бәйләвемне әнием башта хупламады. Сәхнәдән төшеп, башыма яулык яптым ич мин. Баштарак, элек биегән көйләремне ишеткәндә, үземә дә кыен иде. Ләкин ул киртәне атлап чыга алдым.  Әнине юатыр өчен, аның  янына кайтканда, махсус ул теккән кыска итәкләрне, шортикларны киеп йөрдем. Әнинең күңелен төшерәсем килмәде. Ислам кануннары белән яши башлагач та, беренче чиратта, әти-әниеңә яхшы булуыңны исбатларга кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә иң элек әти-әнигә яхшы булырга, аларга ярдәм итәргә куша. Менә шушындый таләпләрне үтәгәндә, синең яулык ябуыңнан алар начарлык күрмәячәкләр.

Яулык – террор галәмәте түгел

Яулык намазга китерә. Ә кайчак киресенчә дә була. Башта ук биш вакыт намазга кереп китәргә дип әйтмим, ислам дине кешегә ниндидер авырлык тудырырга түгел, җиңел килергә тиеш. Хәдистә дә бит, авырайтмагыз, җиңеләйтегез, диелә. Бер намаздан башласаң, аннан икенчесе килә, «слабо»мы миңа диеп, өченчесен укый башлыйсың һәм калганнарын...  Хәзер яулык япмасам, үземне намаз укырга мәҗбүр итә алмаячакмын яки мин бит инде яулыклы, ничек намаз укымыйм, дигәннәрен дә ишеткәнем бар. Мине игътибар үзәгендә булыр өчен яулык ябасың дип гаепләүчеләр дә булды. Яулыксыз чагымда да игътибар бар иде, хәзер дә җитә ул игътибар. Игътибарсызлыктан интеккәнем булмады. Ә шулай да... яулык һәм игътибар мәсьәләсе беренче вакытта бик актуаль ул.

Бөтен кеше дә сиңа карый, сине тикшерә кебек тоела. Әмма бу алай түгел. Казан, Россиянең башка шәһәрләре дә яулыкка ияләште инде, аңа террор галәмәте итеп кенә карамыйлар хәзер. Яулык ябу кешенең яшәү рәвеше икән, ничек киенергә тели, шулай киенсен, дип фикерли күпләр. Моннан ун ел элек, без яулык яба башлаганда, бөтенләй икенче атмосфера иде. Ә хәзер, телисең икән, кибете, телисең икән, тегүчесе бар. Уку йортларында яулыктан йөрергә ярый, бездә дин иреге. Нишләп моны файдаланмаска ди?!

Яулык ябуның медицина ягыннан да файдасы зур. Яулык чәчләрне кояш нурларыннан саклый. Ә намаз укыган кешенең сөяк авыруы булмый (әбиләргә генә карагыз!).

Тышкы кыяфәтең белән түгел – йөрәгең белән

Китап киштәләрен тутырып торган дини әдәбият турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә. Дин мәсьәләсендәме, башкадамы, белмәгәнне китаптан укып белеп була. Ә китаплар күп хәзер. Дөрес итеп сайлап кына ал. Кайсыдыр авторны укыгач, аның белән сөйләшкән кебек булам, кайсын фикердәшем итеп тоям, аның китапларын сайларга тырышам. Төрек авторлары бик ошый. Ә безнең җирлекне, Россия чынбарлыгын, заманны аңлап язган авторлардан аерып Шамил Галәветдиновны атар идем. Ислам таләпләре буенча яңарак кына яши башлаганнар өчен менә дигән дәреслекләр. Соңрак катлаулырак әдәбиятка күчәргә мөмкин. Рамил Юныс вәгазьләре дә бик аңлаешлы.

Дингә килгәндә... тышкы кыяфәтең белән генә түгел, йөрәгең белән дә әзер булу кирәк. Әй, мин әле әзер түгел дип йөрү – аклану гына ул. Күңел курка, кул батыр, диләрме әле? Бер бассам ташларга ярамас дигән шөбһәләр, ничек кенә тапталган сүз булмасын, безнең иң зур дошман – шайтан коткысы. Шундый бер хәдис бар, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез миңа карата бер сөям якынайсагыз, Мин сезгә терсәк буена якынаермын, бер терсәк буена якынайсагыз – Мин кул буена якынаермын, сез Миңа кул буе якынайсагыз, Мин сезгә адым ясармын, сез Миңа адым ясасагыз – Мин сезнең каршыгызга йөгерә башлармын». Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, диндә күп әйбер үзеңнән тора. Әгәр дә омтылышың бар икән, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен һичшиксез тоячаксың. Кечкенә генә бер хәерле адым ясап карагыз, шунда ук сезнең белән Кемдер идарә иткәнлеген сизәрсез. Күңелегез тулганда, эчегез пошканда, бәргәләнгәндә, тәһарәт алып, башыгызны сәҗдәгә куеп, Аның белән ихластан сөйләшеп карагыз әле. Күңелдәге бөтен авырлык юкка чыгачак. Ышаныгыз, Аллаһы Тәгалә (үзегезгә караганда да, әниегезгә караганда да) сезнең өчен нәрсәнең хәерле икәнен яхшырак белә. Моны бары кабул итәргә өйрәнергә кирәк.

Минем өчен дин ул – яшәү рәвеше. Дини таләпләр белән яши башлагач, көн тәртибен, кайбер гамәлләрне үзгәртергә туры килә. Бу инде үз-үзең өстендә эшләү дигән сүз. Һәр гамәл фикерләү аша килә. Тик берникадәр вакыттан соң, ул синең каныңа сеңә, син табигый рәвештә ислам кануннары буенча яши башлыйсың.

Һәр кешенең динне сайлау хокукы бар. Шул ук вакытта, һәр җирлекнең  традиция итеп сакланып килгән диннәре дә була. Бездә ул – Ислам дине. Җан куша икән, башка динне дә тотарга мөмкин. Тик мөселманнар күп булган Татарстанда чит динне кабул итү, аның кагыйдәләрен үтәп яшәү авыррактыр. Без инде каныбыз белән үк мөселман булып туган кешеләр. Диннең геннардан, әби-бабайлардан күчә торган галәмәте бардыр. Минем әни ягыннан туганнарым дини кешеләр түгел, ә әнием белән әбием ара-тирә ураза тоткалаган. Әнидән акрын-акрын күчкән тәрбия: без өч бала, хәзерге көндә барыбыз да намазда, әни дә намаз укый. Ә тирәнрәк казып карасаң, әбинең бабасы имам булган икән...

«Дин – аерым тормыш, теләсәң керәсең аңа, теләмәсәң кермисең», – диләр дә... Тик мин динне тормыштан аерып карый алмыйм. Яулык бәйләвем, биш вакыт намаз укуым дөньяви тормышта комачауламый. Дин – аерым дөнья түгел, ул дөньяви тормышның аерылгысыз өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев