Логотип Идель
Ялкын

«ТӨРЕКЧӘ, ИРАНЧА ЯЛ»

Безнең географик киңлекләрдә шулай, җәй җиттеме, сине әби-бабай янына авылга яки дачага озатып куялар да, вәссалам! Йә берәр лагерьга озаталар да вәссалам! Йә берәр эшкә урнаштырып укюлары бар – шулай ук, вәссалам! Бер кызыгы юк! ...Бар инде кызыгы, уйлап карасаң... (Мәсәлән, лагерьда әйдаманның урын җирен үзе юкта өстен аска китергән идек! Ярар, моның хакта башка бер вакытны сөйләрмен.) Ә менә Төркиядәге яшьтәшләрем ничек ял итә микән? Ә Ирандагысы?..

Гагаузия
Евгений Карапир, 11 яшь.
Җәй көнне нишлимме?.. “Җәй” сүзе үзе үк ошый миңа. Бу сүз китапларны, өй эшләре, мәктәп турында оныттыра. Алдагы өч айны бик күңелле узачак, беләм. Өемнән ерак түгел күл бар – шунда дусларым белән коенырга йөрермен! Великта йөрергә яратам. Болай гына йөрмим – төрле трюклар башкарам! Ул трюклардан соң өстемдә тере җир калмый - әни ачулана, авырттырып йод сөртә... Әти исә көчле ир булып үсәчәгемне әйтеп тора.
Настя Чобан 13 яшь.
Бу җәйне мин әбием һәм әтием белән уздырачакмын! Әти белән әни аерылышты минем. Әни Россияга эшкә дип китте. Ә мин әбием һәм әтием белән булачакмын. Планнарым да бар инде: дус кызларыма кунакка йөрермен. Витаминнар ашармын. Өем янында җиләк-җимеш агачлары үсә -  алмагач, чия, айва, армут. Кара карлыган да бар. Витаминнар кирәк булачак миңа! Бию дәресләренә йөрермен. Менә ярты ел инде “Дуслык” коллективында халык биюләре өйрәнәм. Апрель аенда Төркиягә халыкара фестиваленә дә барып кайттык хәтта! Укыганда биергә вакыт юк. Ә хәзер - бар.
Захар Кол, 14 яшь.
Җәем күңелле узачак дигән өметем бар! Бар теләгәнне эшләргә ниятлим! Ну, әти белән әни рөхсәт иткәннәрне инде... Дөресен генә әйткәндә минем бераз эшем уңмады. Энем бар минм. Костик исемле. Һәр иртә 7:30 торып аны балалар бакчасына илтергә туры киләчәк. Мин аны яратам яратуын... әмма көн саен иртә тору перспективасы ошап бетми... Нишләрсең инде?
Сергей Варбвн 13 яшь.
Җәй – яхшы-ы! Әтием трактор бригадасында эшли. Еш кына аның белән эшенә барам. Кырлар буйлап тракторда йөрибез. Кайсы кырда нәрсә үскәнен беләм хәзер. Кайбер вакытта руль артына да утырырга рөхсәт бирә - пелдальләргә аяк җитеп бетми әле... Әмма бу җәйне үсәрмен инде дип уйлыйм.
Болгария (Кубрат шәһәре)
Муҗгән Нерминова, 19 яшь.
Быел лицейны тәмамладым. Алдымда – яңа тормыш (шулай диләрме әле?) Табиблыкка укырга телим – июльдә имтиханнар башлана... Бу җәй минем өчен бик мөһим булачак. Иншаллаһ, имтиханнар яхшы узсын иде! Алардан соң бераз ял итәргә дә була инде, әйеме? Дуслар белән диңгезгә барырбыз.
Җәй көнне әби белән бабай янына авылга да кайтам мин. Авылдагы матурлык!.. Кечкенә йортлар агачлар яшеллегенә күмелгән. Һәр тараф ямь-яшел... Ә шәһәр ерак-еракта...
Дусларым белән туйганчы аралашасым, яңа җирләргә барасым килә. Бу 2010 ел җәе – минем җәй булуын телим! Ә җәй... Башланды!!!
Җәй көнне мин соң торырга яратам. Иртәнге ашны ашыкмыйча әзерләп, ашыкмыйча ашарга яратам. М-м-м! Соңыннан компьютерга утырам инде – анысыз булмый. Тәк. Дусларым да компьютерларын кабызган. Бүген нишлибез? Мин башта – дөнья кадәр план бар инде! Дусларым гына шуларны хо-оп! дип кабул итсен иде! Планым кабул ителде – купальникларыбызны алып, бассейнда очрашырга сүз куештык. Кояш – супер! Су – супер! Киттекме өйгә? Юк! Башта берәр кафега кереп, тамакны ялгап алыйк. Сөйләшер сүзләр дә калган иде.
Өйгә кайтам. Өйдәгеләр кичке аш әзерләп йөриләр инде. Аларга кушылам. Бу – безнең бер традициягә әйләнгән инде – бергәләшеп кичке аш әзерләү... Өстәл артына утырабыз. Тәмле! Ә гаилә белән сөйләшеп утыруларны әйтергә дә кирәкми!
Кичке аштан соң – яңадан компьютер янына! Дусларым белән киңәшләшәбез дә тагын бер план барлыкка килә – дискотекага бару! И-и! Аннары әзерлек китәр инде! Кием сайлау, бизәнүләр!
Дусларым көтеп тә тора икән – бер төркем җыелдык! Киттек. Дискотекага тәмам килеп җиткәндә планнар үзгәрә - юлыбызны паркка таба борабыз. Кичке саф һава... Иң яхшысы урамда һава сулап йөрик.
Җәйге көннәрем әнә шулайрак уза. Ял итәм. Ял итәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев