Ялкын
«ТӨП БАШЫНА УТЫРГАН «ИКЕЛЕ»
Кич буе дәрес әзерләп,
Соң гына йоклап киттем.
Төне буе төшемдә
Икелене кызык иттем:
Портфельгә керәсе килеп,
Әйләнә дә әйләнә.
Имештер, портфельгә кереп,
Көндәлеккә бәйләнә.
Көндәлек һич тә бирешми,
Битләрен бикләп куйган.
Икелегеә урын да юк,
Бишлеләр белән тулган.
Әйләнә дә тулгана ул,
Муеннарын боргалый.
Бер киерелә, бер сузыла,
Көндәлеккә кул сузгалый.
Ә көндәлек серле ачкычын
Биргән бишле кулына.
Ә икеле аны күрми
Төшә портфель юлына.
«Кая киттең, утырта бар,»-
Көндәлеккә ялына.
«Берәр дәрестән соң керәм
Мин синең куенына.»
Портфель бот чабып көлде дә
Икелегә болай диде:
«Әй, син, җүләр, хыялланма,
Бар дәрес әзер инде.
Гомумән, бер дәрескә дә
Синең һич кирәгең юк.
Кит юлымннан, минем тамак
Бүген бишле белән тук!»
Соң гына йоклап киттем.
Төне буе төшемдә
Икелене кызык иттем:
Портфельгә керәсе килеп,
Әйләнә дә әйләнә.
Имештер, портфельгә кереп,
Көндәлеккә бәйләнә.
Көндәлек һич тә бирешми,
Битләрен бикләп куйган.
Икелегеә урын да юк,
Бишлеләр белән тулган.
Әйләнә дә тулгана ул,
Муеннарын боргалый.
Бер киерелә, бер сузыла,
Көндәлеккә кул сузгалый.
Ә көндәлек серле ачкычын
Биргән бишле кулына.
Ә икеле аны күрми
Төшә портфель юлына.
«Кая киттең, утырта бар,»-
Көндәлеккә ялына.
«Берәр дәрестән соң керәм
Мин синең куенына.»
Портфель бот чабып көлде дә
Икелегә болай диде:
«Әй, син, җүләр, хыялланма,
Бар дәрес әзер инде.
Гомумән, бер дәрескә дә
Синең һич кирәгең юк.
Кит юлымннан, минем тамак
Бүген бишле белән тук!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев