Логотип Идель
Ялкын

"ТӘНӘФЕС"

Ур-р-раа!!! “Тәнәфес”
Суынырга да өлгермәгән мәктәп хәлләрен яшен тизлеге белән безгә хәбәр итегез. Ничек итепме?.. Хат белән (андыйларны без АЕРУЧА яратабыз!), электрон адреска, Казанда яшәүче дус-туганыгыз аша җибәреп (редакциягә кертеп чыгар). Барыгыз да безнең тату гаиләбезгә кушылыгыз! “Тәнәфес”тә һәркемгә күңел ачарга рөхсәт ителә!!!

“Тәнәфес”не нәрсәдән башка һич тә күз алдына китереп булмый? Нәрсә дисең, Марат? “Бәхәс”ме? Ноктаның иң зурысына бастың ичмасам! Бүген дә без глобаль мәсьәләне сүтеп карарбыз. Ир-егетләр! Менә шулай кыска һәм төгәл яңгырый. Бүген мәктәпне тулысынча хатын-кызлар басып алды, ә ирләр белем әхрамыннан уттан курыккандай курка. Ни өчен? Малайлардан батыр йөрәкле пәһлеваннар, курку белмәс арысланнарны хатын-кыз укытучылар гына тәрбияли аламы? Өч, унбиш... “Бәхәс”не башладык!
ИльмираИльмира: Ни язсаң да, ир-ат мәктәпкә бармаячак. Аягын терәп каршы тора ул бу эшкә. Нерваларын какшатасы килми... Иң яхшысы – ул права ала да, шәһәр буйлап машинада (таксида) кеше ташый. Әнә, бездә дә укытучылыкка укыган егетләр я милициядә, я саклау тармагында эшли.

 

 

 

 

 

ДинарДинар: Мин, мәсәлән, укытучы дипломым булса да, акчалы эшкә керер идем. Дәүләт укуга акчаны тиешенчә бүлеп бирми!

 

 

 

 

 

 

АйголАйгөл: Хәзерге заман укучылары актив рәвештә укытучының абруен төшерә, аларга укытучыны мыскыл итү дә берни тормый... Ирләр мәктәптән шуның өчен курка.

 

 

 

 

 

 

 

 

Илдан 1Илдан: Ирләр өчен бала тәрбияләү дә, укыту да авыррак бирелә. Ләкин нинди укучылар һәм коллектив эләгә бит әле. Гадәттә, ир укытучыларга каты булырга кирәк.

 

 

 

 

 

 

ИделИдел: Мин укый торган 2нче татар гимназиясендә дә хатын-кыз укытучылар күп, ә ир-атлар юк диярлек. Әмма алар белән уртак тел табу җиңелрәк. 16-17 яшьлек егетләр укытучы апа белән җитди темага сөйләшергә читенсенә. Мин дә сыйныф җитәкчем белән еш кына уртак фикергә килә алмыйм. Күп очракта ул мине, мин аны аңламыйм. Укытучы апалар безгә бала-чагага караган кебек карый.

 

 

 

Илузэ 1Илүзә: Ә безнең мәктәптә 23 укытучының яртысы – ир-ат. Малайларга иң кирәкле дәресләрне ир-ат укытучылар укыта. Өстәвенә, кадет классы оештырылып, хәрби тәрбиягә зур игьтибар бирелә. Башка мәктәпләрдә ирләр берничә бөртек кенә икән, димәк, җитәкчелекнең ир-ат шәхесе тәрбияләүгә исе дә китми.

Рөстәм: Мәктәптә ир-ат кирәк! Аеруча яшь кеше. Шулай килеп чыга: ир кеше телгә дә оста була, тиз һәм эзлекле фикер йөртә, заман белән бергә атлый. Малайлар өчен лицей-интернатларны мисал итеп алыйк әле. Биредә күбесенчә ирләр эшли. Аларның ирешкән уңышлары да байтак: бөтенроссия олимпиадалары, конкурслар, дәрәҗәле уку йортларына керү буенча укучылары һәрвакыт үрнәк.

 

 

 

БайбулатБайбулат: Әйе, һәр мәктәп интернат рәвешендә булырга тиеш. 8нче сыйныфка кадәр төп белем бирелә (моннан тыш, рәсем сәнгате, аның тарихы, театр, кино, укучы үзе сайлаган спорт төре). 8нчедән соң үз юлларын сайлыйлар, югары уку йортына керергә әзерләнәләр.

Илдан: Физика, физкультура, хәрби хезмәт нигезләре кебек фәннәрне бары тик ир затлар укытырга тиеш. Чөнки малайлар төп чыныгуны биредә ала.
Рөстәм: Әни тәрбиясендә үсеп чыккан менә дигән егетләрне беләм. Ләкин алар йомшак була. Шунысы бераз куркыта. Әти-әни булган очракта да, бала ярты көнен мәктәптә уздыра. Укучы һәрвакыт хатын-кыз камалышында. Шуңа да физкультура һәм хезмәт укытучылары белән генә әлләни ерак китеп булмый.
Ильмира: Бүгенге көндә мәктәптә ир-егетләр эшләсә, бик яхшы булыр иде. Хәзерге вәзгыятьтә гаиләләрдә аерылышу очраклары күп. Әниләр улларын беръялгызы гына тәрбияли. Мәктәптә булса да, аларга ир-ат тәрбиясе бирәсе иде.
Рөстәм: Күз алдыбызга китерик, дәрескә пөхтә киенгән химия яисә физика укытучысы керә. Ул бүтән өлкәгә кереп китмәгән, ул бары тик мәктәпне сайлаган! Мин хатын-кыз укытучыларны бер дә кимсетмим. Ләкин малайлар өчен ир укытучылар үрнәк күрсәтергә тиеш. Кечкенәдән үк: “Әйе... Киләчәктә укытучым Марат Фәритович кебек булачакмын!” – диярлек булсын.
Байбулат: Сугыш вакытында ирләр, яу кырына китеп, балаларны хатын-кызлар гына укыткан. Шулай итеп, укыту өлкәсендә хатын-кызлар күбәеп киткән (бу минем фараз). Бер яктан, бу яхшы. Алар балалар психологиясен яхшырак тоялар кебек. Хатын-кызларга балалар белән аралашуы җинелрәк. (Алар үзләре дә бала ич инде;-)

 

 

 

СлаваСлава: Ир кеше, минемчә, хатын-кыз башкара алмаган эшкә алынырга тиеш. Әгәр гүзәл затлар укыту кебек авыр хезмәтне үз иткәннәр икән, бу инициатива бары тик хуплауга лаек.
Альбина: Нәрсәсе бар инде аның?! Хатын-кыз укытучы да малайларны бик шәп тәрбияләргә мөмкин. Ләкин егетнең үзендә дә көч һәм акыл булырга тиеш.
Слава: Ә ник мәктәптә хатын-кызлар гына калуына гаҗәпләнәсез? Ир кеше мәктәп эшеннән курыкмый, ә әҗере турында уйлый. 8 мең сумга ай буе кәгазь боткасын ерып кара әле. “Юк инде, рәхмәт. Үзегезгә булсын!” – дия дә китә. Ләкин кайбер егетләр мәктәпкә бүтән төрле максатлар белән килә. Әйтик, институттан соң укытучылык белән шөгыльләнгән егетне военкомат тарткалый алмый. Икенче очрак – тәҗрибә, диссертация язу өчен практика.
Гүзәл: Ирләр, укытучылыкка укып бетерсәләр дә, бүтән эшкә барырга мәҗбүр. Чөнки эш хакы ташка үлчим. Ә малайларга чыныгу алу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

 

 


P.S. Бу мәсьәлә сезне дә чеметтеме? Алайса, “Бәхәс” мәйданына рәхим итегез! Кайнар бәхәс кузгатырдай темалар да язып җибәрергә онытмагыз.

Мактау тактасы

Валерия, җырчы:
• Класста мин иң үрнәк укучы идем: вакытында башкарылган өй эшләре, алтын медаль… Ләкин күңел ачарга да ярата идем. Мәктәптә иң истә калган вакыйга – чыгарылыш кичәсе. Актлар залында җыелдык та укытучыларга пародияләр ясадык. Һәр укучыга кайсыдыр укытучы роле эләкте. Кемдер безнең юморны аңламас дип борчылдым. Ләкин барысы да эчләре катканчы көлде. Ә тамашадан соң без укытучыларга диктант яздырдык. Белсәгез иде, күбесендә – шыр хата. Әмма ул кичтә без барысына да бишле куеп чыктык. Ә бер хата да ясамаган укытучылар бишне плюс белән алды.

Хулиганнар тактасы

Анфиса Чехова, алып баручы:
• Мин мәктәпне бик үк яратмадым. Хәер, холкым аркасында, укытучылар үзләре дә мине яратып бетермәде. Алар әйтүенчә, мин беркайчан да әйткәнне тыңламадым, һәрвакыт «этлек» эшләдем. Бервакыт көндәлектә «Коридорда диварны җимерә иде» дигән язу барлыкка килде. Гәрчә алай булмаса да. Ләкин әти-әнидән эләкте шул.
Мәктәптәге тормышым тыныч түгел иде. Хәтта чыгарылыш кичәсе дә барып чыкмады. Мин матур күлмәктән идем, прическа, макияж – бар да купшы. Ни күрим? Параллель класстан бер кызның күлмәге нәкъ минеке төсле. Киемне шунда ук алмаштырырга туры килде. Нәрсә бар, шуны бөркәндем. Ниндидер шөкәтсез чалбар, эшләпә, йомшак итеп әйткәндә, коточкыч иде!.. Бу кичәдән соң чалбарны бүтән кимәдем.

Мәзәкләр

Марат мәктәптән кайтты да әнисе сорый икән аннан:
• Бүген ничәле алдың?
• «Дүртле»!
• Ә ник «бишле» түгел, улым?
• Соң безнең бит дүрт кенә дәрес иде.

Студент әнисенә телеграмма җибәрә: «Имтиханны тапшыра алмадым. Әтине әзерлә.» Икенче көнне җавап килә: «Әтиең әзер.Үзең әзер бул!»

Викторина. Алып баручы сорау бирә: Тургеневның «Му-му» әсәрендә кем сөйләшмәде?»
Уенчы: - Көймә!
Алып баручы: - Юк. Дөрес җавап: Тургеневның «Му-му» әсәрендә Герасим сөйләшмәде.
Уенчы: - Гафу итегез! Ә көймә, алайса, нәрсә дип әйтте?!

Әйт әле, ни өчен синең бармакларың шундый озын? Син пианинода уйныйсыңмы?
• Юк ла, пробиркалар юам...

Балалар бакчасында:
• Балалар, апагыз китә. Нәрсә дип әйтергә кирәк?
• Аллага шөкер!!!

Иншадан бер җөмлә...
Толстой «Война и мир»ны безгә җиңелрәк өйрәнер өчен берничә тапкыр үзгәрткән.
Каргадан башка, кышын безнең урманда бер генә сайрар кош та калмады.
Чацкийның әтисе балачакта үлгән.
Хәлил чаңгыларын сындырды. Дуслары аңа булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев