"СЫЗГЫРА ТОРГАН УКЛАР"НЫ УКЫШАБЫЗ

Мәктәптә "Сызгыра торган уклар"ны укудан беребез дә азат түгел. Аны укырга җиңелрәк һәм кызыграк булсын өчен авторы Нурихан Фәттах турында 5 кызыклы факт монда.
Шул исемне 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталган кечкенә татар авылында туган малайга кушалар. Бу малай кечкенә классларда укыганда ук хикәяләр, шигырьләр яза. Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәч тә укуын язучы эше белән чиратлаштыра. 25 яшендә профессиональ язучылык эшенә күчә. Аңарчы әдәби редактор, тәрҗемәче һәм Казакъстан далаларында чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге "Казан" совхозында да эшләп кайта.
Казанның Нагорный бистәсендә җир алгач, язучы кыш буе төрле китаплар укып, өй салуның нечкәлекләрен җентекләп өйрәнә. Яз җиткәч өй салырга керешә һәм кышка салып бетерә. Газы да, суы да керә, башка төрле уңайлыклары да тудырыла. Аларга килгән hәрбер кеше: “Сез оҗмахта яшисез икән,”- дип сокланып китә торган була.
Ул татар телен саклау гаиләдә башланырга тиеш, дип санаган.
Халыкара биографик Үзәк (Кембридж, Англия) Нурихан Фәттахны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, “1992 ел кешесе” дигән диплом белән бүләкли.
Исән булса, аңа 88 яшь тулыр иде.
1. Нурихан исеме "нурлы хан" дигәнне аңлата.

2. Нурихан Фәттах гомере буе үз йорты белән яшәү турында хыялланган.
Казанның Нагорный бистәсендә җир алгач, язучы кыш буе төрле китаплар укып, өй салуның нечкәлекләрен җентекләп өйрәнә. Яз җиткәч өй салырга керешә һәм кышка салып бетерә. Газы да, суы да керә, башка төрле уңайлыклары да тудырыла. Аларга килгән hәрбер кеше: “Сез оҗмахта яшисез икән,”- дип сокланып китә торган була.
3. Язучы үзенең балаларына өйдә рус телендә сөйләшүне тыйган.
Ул татар телен саклау гаиләдә башланырга тиеш, дип санаган.
4. Нурихан Фәттах - дөньяның күренекле шәхесләре исемлегендә.
Халыкара биографик Үзәк (Кембридж, Англия) Нурихан Фәттахны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, “1992 ел кешесе” дигән диплом белән бүләкли.
5. Бүген аның туган көне.
Исән булса, аңа 88 яшь тулыр иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01