Логотип Идель
Ялкын

"СЫНГАН КҮҢЕЛ"

“Бу дөнья шуның кадәр кая ашыга? Тар гына урамнарда бер төркем халык кая агыла? Бер- берсен күрми, этенә-төртенә, үзләренең дөньяларына чумган бу кешеләр нәрсә артыннан шуның кадәр ашыгып чабалар? Йә Аллам, түземлек бир адәм баласына!”- дип, үзалдына уфтанып, Галимҗан озак кына урамга таба карап утыра бирде. Шушы салкын көзнең бер көнендә тәрәзәдән “Дөньяда нинди хәлләр бар микән,”- дип карагач, туды егеттә мондый уйлар.

Галимҗан инде менә өч елга якын йөри алмый. Тормышның шулай кинәт кенә үзгәреп куюына ул һаман да ышанып бетә алмый иде әле. Хәер, тормышның бу сынавына аның буйсынасы килмәде. Энергиясе ташып торган, баһадир гәүдәле яшь егетнең гомере ткутап калгандай булды.

Әүвәлгәчә көлми дә, шаярмый да инде ул. Иҗатын да ташлады. Бер кочак әсәрләрен, шигырьләрен җыеп, Галимҗан ут кочагына ташлады. Шулай итеп, үзен тормыш сынавы алдында җиңелүен күрсәтүе булды, ахры.

Алсуланып таң атуы да, ләйсән яңгырдан соң чыккан салават күпере дә егетне сокланырга мәҗбүр итми иде хәзер.. Галимҗанның күңеле караңгылыкка күмелде. Дуслары, туганнары белән дә аралашмый башлады ул. Ялгызлык аның якын дустына әйләнде.

Әнә бүген дә йокыдан торуга ук, уфтана-уфтана тәрәзәгә карады һәм...берни үзгәрмәде...Һаман да күңел түрендә яшеренгән зар елау, ялгызылык хисләре кабат чишмә кебек тирә-юньгә ыргылды.

Галимҗан, тормыш сынавына бирешеп, әнә шулай чираттагы көнен башлап җибәрде. Үткәне, сынау киртәсе, егетне алга җибәрмәде, ә киресенчә, тормыш хыялларын җимерүен дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев