Логотип Идель
Ялкын

"СЫЙНЫФНЫ НИЧЕК БИЗӘРГӘ?"

ЯҢА ЕЛГА ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ ВАКЫТ! ВАКЫТ КЫНА ТҮГЕЛ, КҮПТӘН ВАКЫТ. БИК-БИК ВАКЫТ. ЧЫНЛАП ВАКЫТ! ОФИС, КЛАСС БҮЛМӘЛӘРЕН БИЗӘРГӘ, БҮЛӘКЛӘР, СУВЕНИРЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ, ТЕЛӘКЛӘР УЙЛАРГА. ҺӘМ БАРЫСЫ ДА ЯҢАЧА БУЛСЫН! ЯҢА ЕЛГА ИСКЕЧӘ ӘЗЕРЛӘНМИЛӘР ҺӘМ КЕРМИЛӘР БИТ ИНДЕ.

Көннәрдән бер көнне без шулай уйладык. Уйладык та, Татарстан мәктәпләрендәге берәр класста үзебезнең нәрсәгә сәләтле булуыбызны сынап карарга булдык. Идеяләр баштан тулып ташыды. Уйлап кына утырып эш чыкмый ул. Үзебез белән төсле кәгазь, картон, клей, төсле җепләр һәм башка кирәк-яраклар алдык та... беренче булып чакырган мәктәпкә юл тоттык. Күптәнге дустыбыз ‒ Апас районы Каратун мәктәбе иде ул.
Димәк, син инде дөрес аңлаганча, «Ялкын»ландыру операциясе дәвам итә! Бу юлы без – Йолдыз апагыз, Искәндәр абыегыз, мин һәм Мәдинә апагыз – сезнең белән бергә балачакка кайтып килергә булдык. Яңе Елга, нәкъ мәктәптә укыган чактагыдай итеп, класс бизәргә!
Нәрсәләр эшләвебезне менә бу фотоларда күрә аласыз. Классны бизәргә безгә 7нче класс укучылары һәм аларның класс җитәкчесе Сәвия апа Тимуршина булышты.

[gallery size="full" ids="5331,5322,5324,5328,5327,5329,5330,5323,5326"]

Мәдинә МӨГЪТӘСИМОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев