Логотип Идель
Ялкын

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУРИСТИК СУВЕНИРЛАРЫ БӘЙГЕСЕ

«Татарстан Республикасының Халык сәнгате һәм һөнәрчелек Үзәге» Һәм «Татарстан Республикасының Халык сәнгате һәм һөнәрчелек Палатасы» Татарстан Республикасы туристик сувенирлары бәйгесен игълан итә. Бәйгедә сувенир ясау тәҗрибәсе булган һәркем катанаша ала.


Бәйгенең максаты - үзебезнең сувенирларны арттыру, бу эштә тәҗрибә уртаклашу, осталарны билгеләү, Татарстанның истәлекле урыннарын һәм традицияләрен популярлаштыру. Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге номинацияләренең берсенә туры килгән продукция әзерләргә кирәк:





  • Этнографик сувенирлар

  • Гастрономия сувениры (эчемлекләр) 

  • Гастрономия сувениры (ашамлыклар) 

  • Шәһәр яки сәяхәт маршруты сувениры

  • Музей сувениры

  • Сувенир-уенчык

  • Төрү продукциясе (упаковкалар)



сувенир 1

Нинди техникада эшләргә?


Татарстанны чит җирләрдә танытачак сувенир буларак, алар, әлбәттә, халык сәнгате үрнәкләре булырга тиеш. Ә безнең якта халык йорт-җирен, көнкүреш әйберләрен ничек бизәгән? Агачтан кисеп, аны буяп; күн эшкәртеп, киез басып, үсемлекләрдән үреп, чигеп, тукып, балчыктан әвәләп, мәрҗәннәрдән үреп, корамалап, тимер чүкеп һәм башкалар. Монда да шул техникаларны куллану зарур.

сувенир 2

Конкурста катнашу өчен сувенирны фотога төшерергә һәм гариза тутырырга кирәк.


Конкурсның 1нче этабы - эшләрне кабул итү: 20 октябрьдә тәмамлана. Эшләрне һәм гаризаны: Казан, Московская урамы, 55 йорт, 401 каб.ка тапшырасы

Тел. 8 (843) 264-45-12, 236-06-43), эл. адрес: konkurs.suvenir@yandex.ru

Гариза формасы www.remeslo.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев