Логотип Идель
Ялкын

«СУГЫШ УРЛАГАН БАЛАЧАК»

(хикәя)


Сугыш башланган... Бу көнне һич онытасым юк.4 яшьлек балачак вакытым булса да,хәтеремдә мәңге сакланырлык мизгел булып калды.


Җылы җәйге төн иде.Күктә йолдызлар җем-җем киләләр.Зур түгәрәк якты ай калыккан.Якында гына Зәңгәр күлдән бакалар җыры ишетелә. Зөлфирәләр урамга чыкканнар ахрысы,тавышлары ишетелә.Нидер булган,мөгаен.Шушы матур төнне күңелсез хәбәр генә боза ала. Әни әле генә 2 яшьлек Тәлгатьне, “Әллүки” җырын моңлы тавышы белән көйләп,йокларга бишеккә сала иде. Аның ягымлы тавышына мин дә йокыга китәм дигәндә генә кемдер ишеккә дөбердәтә башлады. Сәгать кичке 10. Кемгә бу вакытта без кирәк булганбыз? Әти ашыгып ишекне ачты.Зөфәр абый икән. Бигрәк тә шушы вакыт хәтердә калды.Күзләремне йомып ятсам да,аларның сүзләре минем колакка керделәр. Зөфәр абый бөтен авыл буйлап чапкан.Калтыранган тавыш белән сүзен башлап җибәрде.Сугыш башланган...Безнең илебезгә фашист Германиясе бәреп кергән. Әнием елап җибәрде.Җитмәгәненә , Тәлгать тә уянып көйсезләнә башлады.Әти, ни әйтергә белмичә,аптырашта калды. Түзә алмадым,сикереп тордым.Әти җыена башлады. Мин яшь тулы күзләрем белән Зөфәр абыйга карап алдым.Шундый арыган,хәле беткән,йөзе дә агарынган,битләреннән тир ага.Әти, иң кирәкле әйберләрен алып, киенә башлады. Шушы минутта, бар нәрсәне онытып,үкереп елыйсы,әтине кочаклап,аны бер кая да җибәрмичә торасы килә башлады. Ми нем әтием ник китә? Мин берни үзгәртә алмыйм шул.Сугышка кешеләр кирәк...Юк! Минем әтием көчле кеше.Ул безнең янга кире кайтачак әле.


Әни чак кына күз яшьләрен тыеп тора.Ә мин еламыйм,минем күңелем елый,җаным әрни.Егет кеше моны сиздермәскәтиеш.Әтием мине кочаклап алды.Аркама бер тамчы күз яше төште.Әтиемә моны сиздермәскә тырыштым.Пышылдап кына колагыма : “Әниеңне сакла!”- диде ул.Ул аны минем йөрәгемә үтел керерлек итеп әйтте. Әни әтиләрне озатырга китте. Ә мин Тәлгать белән калдым.Энем елмая,көлә.Ике яшьлек сабый берни дә аңламый шул.Бәлки ул вакытта мин дә илдә коточкыч сугыш башланганына төшенеп җитмәгәнмендер.Ә колагымда гел шул сүз яңгырап торды: “Әниеңне сакла!” Әти аны гомерлеккә саубуллашкан кебек итеп әйтте. ...Шушы уйларымны читкә куып,ишекне ачып карадым.Җылы, ләкин көчле җил чыккан.Ни өчендер җәйге төн көзнекенә охшап китте.


Төнге моңсулык күңелдәге моңсулыкны арттыра бара иде. Кинәт кенә бер ябалак, җиргә очып төшеп,тиз генә нәрсәдер эләктереп алды. Үзенә ашарга тычкан тотып йөридер.Әтиемне дә шулай рәхимсез сугыш тартып алды бит.Ә нигә кирәк ул аңа?


...Сискәнеп киттем. Тәлгать елый икән.Ишекне ябып, аның янына ашыктым.Эх,рәхимсез сугыш...


Минем әтием


Кичә төне буе йоклый алмый яттым,төнге уйларым борчыды.Әтием өчен борчылам.Минем әтием,газиз әтием,бердәнбер әтием бит ул..


Бик соң йокыга китүгә карамастан,мин иртүк уяндым.Куркыныч төш күрдем...Әтием сугышта һәлак булган.Юк,бу һич тә мөмкин түгел.Бу кара уйлардан ничек тә котылырга кирәк.Әни янына керим дисәм,шул арада эшкә киткән.Бу өйдә Тәлгать кенә тыныч йоклап,матур төшләр күреп,берни белмичә ята.


Эй дөнья!Нигә кешене азаплыйсың?! Яшәсеннәр кешеләр рәхәтләнеп.Ник газап утларына саласың аларны?Ник әтиемне миннән тартып алдың?Хәзер кайда,нишли икән ул?Түземлегем бар,кирәк кадәр көтәрмен. Тик исән-сау гына кайтсын,исән-сау...


Кинәт кенә салкын булып китте.Нишләп алай?Урамда җылы,кояш та йокысыннан күптән уянып,алтын нурларын сибә.Аның яктысында үләндәге чыклар алмаз ташы сыман ялтыр-йолтыр килә.Шушы көннең бар ямен минем уйлар гына бозды ахры. Яңгыр ява башлады. Тавышланмыйча гына киендем,әкрен генә ишекне ачып,ишегалдына чыгып киттем.Ничек рәхәт бит,ә. Саф яңгыр күңелемдәге барлык булган йөрәк әрнүләрен,җан сыкравын юып чыгаргандай булды,ничектер рәхәт булып китте. сөвләп тормасам да буладыр,авыл яңгырын күргән,ишеткән, тирән сулыш алып,тоеп караганыгыз бардыр.Әнә зифа буйлы,сары чәчле,сылу гәүдәле бер апа йөгерә.Ул- минем әнием.


Шул ук зәңгәр күзләр...


Билгеле,яңгыр яуганга күрә,әниләрне эштән җибәргәннәр.Әмма кире китәргә туры килә күрәсең.Яңгыр туктап килә.


Әни минем бувакытта ук торганны күргәч аптырап китте.Үзе елмая.Ләкин күреп торам бит.Күзләрендә моңсулык,сагыш,сагыну күренә. Әнием бүген төне буе йокламыйча,әле бер якка,әле икенче якка боргаланып,уйланып ятты.


Миңа гына сиздерми боларны.Мине куркытырга,елатырга теләми.Ә мин барысын да аңлыйм.Әле кечкенә булсам да,барысын да күрәм.


Шушы нәни генә балада нинди уйлар,кичерешләр юк дип аптырый күрмәгез. Мин шундый малай инде. Холкым белән мине әтиемә охшаталар.Ә йөзем,тышкы кыяфәтем белән әнине хәтерләтәм.Шул ук зәңгәр күзләр,озын,куе керфеты.кләр,кечкенә генә борын,төз ябык гәүдә.


Күп тә үтмәде,янгыр туктады,мин яраткан салават күпере чыкты.Бу юлы ул ничектер икенче төрлерәк,матуррак- минем күңелем яктырып китте.Бөтен кайгылар бер мизгелдә юкка чыккандай булдылар.


Йөрәк ачкычы


Шушы ике көндә авылда бер кеше күренми,бер кеше йөрми.Хатын-кызлар басуда, колхозда һәм башка җирләрдә тир түгеп эшлиләр,зуррак кызлар-малайларның да ярдәмнәре тимичә калмый.Минем дә эшлисем,олыларга булышасым килә.Ләкин мин шундый кечкенә,миңа өйдә Тәлгатьне карарга кирәк. Сугышка киткән ир-атлар гына түгел,кечеләр дә,олылар да җиңү өчен тырышалар.Үзләрен кызганмыйча,бар да тир түгә.


Минем яшьтәге малайлар да бу вакытта өйдә утыралардыр инде.Урамга да уйнарга чыгып булмый.Илдә сугыш барганда,уен кайгысымыни башта?! Һәрбер сабый,һәр ана үзенең атасын,бабасын,ирен көтә.Ничек кенә булмасын,сабыр итәргә тырыша һәр кеше. Бары тик шулай гына күңелгә өмет өстәп була.


Минем бөтен серләремне белгән.аңа гына сөйләгән дустым бар Ул-Тәнзилә. Кайвакыт малайлар миннән көлеп тә куялар.Имеш,мин үземне кызлар кебек тотам,кызлар белән уйныйм икән.Алай гына түгел әле ул. Кызлар малайларга караганда күпкә киң күңелле,ярдәмчел: бөтенләй икенче төрле була икән.Ә малайлар нишләптер бик ошап бетми миңа.Шуңа күрә мин күп кенә вакытта Тәнзилә белән уйныйм.Ул да минем белән уйнарга ярата.Әле ул башка кызлардан да аерылып тора,белдегезме. Ул бергә уйнаганда әллә нинди тынычландыра торган сүзләр әйтә,мин елый башласам,хәзер юата белә.Тәнзилә миннән зуррак та,акыллырак та. Бүген шушы матур,күбәләктәй җиңел кыз минем белән түгел. Аның да бәләкәй сеңлесе-Ләйсән бар,ул да сеңлесен карый. Әмма Тәнзилә белән без гел бергә. Үзе шулай диде: “ Бу-алтын ачкыч.Авыр булганда,мине искә төшереп торсын,аны йөрәгең янында сакла” Һәм аның әйтүе буенча бу уенчыкны мин гел кесәмдә йөртәм.Әгәр шул ачкычны тотсам, миңа бик рәхәт була,үзем дә шаккатам шушы хәлгә.Тылсымлы ачкыч микән әллә ул?Тәнзиләнең бүләге бит ул. Ул аны чынлап бирде бит. Менә мондый дус чын дус инде ул. Ә малайлар миннән көлгән булалар.


Минем әнием-иң-иңе!


...Инде сугыш башланганга 3 ай узып китте.Нәкъ рельслардан баручы җитез вагон шикелле каядыр чаба да чаба икән ул.Аны кире кайтарып та куып тотып та булмый икән шул.Ә бит шундый кире кайтарасы килә,шундый килә.Кисәк-кисәк Вакыт машинасын уйлап табасы,әтиле вакытка кире кайтасы,аны кочаклап,беркая да җибәрмичә,аның янәшәсендә утырасы,аның баштан сыйпаганын тоясы килә.Бу вакытлар кире кайтмый шул...


Шушы 3 ай эчендә генә дә әллә ниләр булды бит инде.Ике атна элек минем туган көнем үтте.Үсеп киләм инде.5 яшь тулды миңа да.Хәзер бу бәйрәмне уздырып,кунаклар чакырып булмый.Әни бик борчылып,миңа аңлата башлаган иде,мин аны туктатып,кочаклап алдым.Мин бит инде бәләкәй түгел,барын да аңлыйм.Ә ул көннең зур көн икәнлеген Тәлгать тә аңлады бугай,хәтта бер тапкыр да көйсезләнмәде,елап ятмады. Бу көнне миңа әни озаграк уйнарга рөхсәт бирде,әһә,мин бүген Тәнзилә белән уйныйм. Ике сәгатьләп урамда уйнадык.Нинди генә уеннар уйнамадык та ни генә сөйләшмәдек бүген.Аның белән капка төбендә сөйләшеп утырганда хәтта сугыш барганын да онытып җибәрдек без.


Сентябрь ахыры булса да,урамда салкын җил иссә дә,минем күңелдә хуш исле шомырт ,ак чәчкәгә күмелеп, шау чәчәк аткан иде.Өйгә кергәч,әни белән өстәл янына утырып, чәй эчтек,ул мине юатты,сугыштан әти кайткач,эшләнәсе эшләргә планнар корды.Аннан ул сугышка җибәрергә оекбаш бәйли башлады.Ул шулай гел төне буе бәйли,ничек йокысы килмидер.Ә мин яткан җирдән уйлап ятам,минем әнием-иң-иңе!Туган көнемә бүләк булмаса да,мин әнине яратам,ә ул икебезне дә- Тәлгатьне дә,мине дә ярата .Без бергәләп әтинең кайтуын көтәбез.сугыш


Хат килде


Әтинең минем турыда уйларга вакыты юктыр инде,туган көнемне дә оныткандыр дип уйлап йөргәндә, әтидән хат килеп төште. Хат килде! Әтидән! Әтидән хат килде! 3 ай буе хәбәр-хәтерсез көттек бит без бу хатны.Ниһаять бүген хат килде,әтиемнән!..Шатлыгымнан мин күккә сикерергә әзер идем.Хатның тышында ук “Улым Ибраһимга” диелгән бит. Әнием минем кулыма шушы кәгазьне тоттырды.Әтиемне сагынуымның чиге юк иде,мин хатны үбеп алдым.Әнигә укырга куштым.


“Минем яраткан улым Ибраһим!Хатым соң килсә,үпкәләмә,улым.Туган көнең белән сине! Сезне бик сагынам,юксынам.


Үзегез ничек?Тәлгать үсәме? Әниеңне тыңлыйсыңмы?Булышасыңмы аңа? Улым,минем сиңа бер бүләгем бар.Син аны Зөфәр абыеңнан алырсың. Әле ул тизгенә кайтмас.Көт,сабыр бул! Бу бүләкнең кадерен әле тиз генә аңламассың да,син бит әле бәләкәй, әзрәк үскәч, сугышлар беткәч,әле без бергәләп бу турыда сөйләшербез.


Сезне яратып,әтиең”


Бу хатны тыңлагач,минем бүләкне тизрәк тотып карыйсым килә башлады.Эх, беләсе килә бит.Кайда син,Зөфәр абый? Юк,миңа бит әти көтәргә кушты. Димәк,көтәсе була бит инде.


Намус белән яшәргә кирәк бит


Көннән-кән әниләр өчен , бар халык өчен эшләр авырая барды.Авылда яшь егет-малайлардан башка бер ир-ат та юк.Бөтен эш ,әлбәттә, хатын-кызлар җилкәсенә төшә.Аларны,бигрәк тә әниемне кызганам.Кайвакыт ул күрмәгәндә генә елап та алам.Әтине дә сагынып,әкрен генә елыйм.Әни күп нәрсәне күрсәтмәскә тырыша,ләкин ул аның килеп чыкмый. Төнлә белән ул да елый.Мине йоклый,боларны сизми дип уйлый ахрысы.Ләкин мин ишетәм,аның да әтине сагынганын сизәм бит мин.


Әй Алман иле! Ни эшләдек без сиңа,нинди начарлыгыбыз тиде? Бу сугыштан әтиебез исән-сау кайтсын иде,барлык әтиләр дә исән кайтсын,тизрәк кайтсын дип телим мин.Якты кояш та бит берәү генә.Ул бөтенебезгә дә бер генә! Бар җирдә дә бер үк төсле чиста су ага.Кирәк чакта җылыча да,кирәк чакта салкынча да җил исә.Яңгыр да, вакыты җиткәч, явып тора бит.Бар халыкка да зәп-зәңгәр,ачык күк йөзе.Бар өйбер дә җитә бит адәм баласына.Ә нишләп фашистларның безнең җирләрне тартып алырга хаклары бар?Алар ник безнең җиргә керә? Аларда да шушы ук кояш,су,күк йөзе- бар да үзләренеке.Ник бу дөньяның ямен бозарга соң? Намус белән яшәргә кирәк бит! Намус белән...


Көчле бул, улым!


Ә сезнең су акканын карап торганыгыз бармы? Минем бар. Аңа карап тору шундый рәхәт.Әмма ул шундый тиз ага,вакыт узганы сизелми дә кала. Көннәр,сәгатьләр,минутлар тагын да тизрәк узып китә икән.


1945 ел... Солдатлар безнең өметебезне акладылар. Бердәм халкыбыз Җиңүгә иреште. Җиңү!Бу җиңүдә яшүсмер кыз- малайларның, әниләребезнең дә өлеше зур,бик-бик зур. Сугыш беткән көнне әниләрнең эшли-эшли каралып беткән йөзләрендәге шатлык,сабый балаларның яшь тулы күзләре, кайбер сугыштан алдан кайткан әтиләрнең сөенечләре гел күз алдымда тора. Мин дә куандым. Ә минем әтием кайда? Юк! Әтием кайларда син? Минем әтием дә исәндер.Ул да кайтыр әле.Әле бит бер ай элек кенә хат алдык.Мин аны көтәм.Мин аны көне буе көтәргә әзер. Әнигә карап алдым.Аның күзеннән яшьчыгарга гына тора. Ул да минем шикелле башкаларга кызыгып карап тора. Авылда безнең кебек зарыгып көтүче берәү генә түгел,алар бик күпләр. Мин бит инде болай да бер югалту кичердем.Минем дустым Тәнзилә, суык тиеп, озак авырып ятканнан соң,үлеп китте.Сугыш рәхимсезлеге аңа да тиде.Ул бит минем якын дустым иде. Ул мине юата,көлдерә,уйната белә иде. Барысына да сугыш гаепле.Сугыш аркасында күпме күз яшьләре түгелде,бөтен кешегә газап уты аша чыгарга туры килде,сабый күңелне тетрәндергән өчен,йокысыз төннәр өчен, балачакны урлаган өчен, әтисез, ирсез калдырган өчен- барысы өчен дә фашистлар түләргә тиеш. Тиеш!


Шушы уйлардан арындырып, Зөфәр абыйның тавышы килде.


-Энем Ибраһим,-диде ул,калтыранган тавыш белән.-Әтиең , соңгы сулыш алганда, сиңа шушы орлыкларны бирергә кушты.


Димәк,әти...сугыш кырында...үлеп калган... Мин тау башына йөгердем,ятып, үләнне йолкый-йолкый, үкереп еладым..Аунадым,тәгәрәдем, елаудан туктый алмадым.Нигә болай булды соң әле? Без бик тату яшәдек бит,ник күкне кара болыт каплады?Башкаларның әтиләре кайта бит,мин әтисез нишләрмен?Миңа кем уенчык ясап бирер,мин печәнгә кем белән барырмын, миңа кем чана ясар,әнигә хәзер кем булыша инде,сыерыбыз нәрсә ашый,кем басуга эшкә бара,һаман әнимени??


Торып утырдым.Ә дөнья бит шундый матур! Без бит монда Тәнзилә белән уйнарга менә идек.Көлешә-көлешә уйный идек.Ичмасам син дә янымда юк минем. Бик кирәк бит син миңа.Хәзер син мине юатыр,тынычландырыр идең.


Кояш байый башлады.Киң офыклар кып-кызыл төскә буялды.Әни борчыла торгандыр,кайтыйм инде.Эзләгән мине,таба алмаган.Әнием мине кочаклап,тагын елый башлады. Бу юлы инде ул күз яшьләрен яшермәде.Мин дә аңа кушылдым.


-Көчле бул,улым.Әтиең сиңа шулай кушты бит,-дип,мине тагын да ныграк кочаклады.


Тормыш дәвам итә


Сугыш тәмамланганнан соң, инде күп еллар үтте.Мин дә олыгайдым инде.Ләкин сүз аның турында түгел әле. Әти һәм Тәнзилә бүләкләре һаман да минем белән.Нәкъ кечкенә вакыттагыча Тәнзилә бүләген мин үзем белән йөртәм. Ул, инде искерсә дә,миңа ярдәм итеп тора кебек. Ә газиз әтием биргән орлыклар алмагач орлыклары булып чыкты.Ул орлыклардан үскән агачлар да картая инде. Ләкин мин аның алмалары белән әле дә авылыбыз балаларын сыйлыйм,без күргән авырлыкны хәзерге балаларга күрергә язмасын иде. Шушы агачны үстергәндә, мин аңладым: әти-әнием мине дә шушылай яратып үстергәннәр,җил-давыллардан саклаганнар,сугыш без кечкенә балаларның йөрәкләренә авырлык китермәсен өчен яшәгәннәр.Безне чыдам,көчле булырга өйрәткәннәр. Ә бу сыйфатлар миңа гомер юлымда бик кирәк булды, нык ярдәм итте. Рәхмәт Сезгә,кадерлеләрем минем! Ә тормыш дәвам итә.Дөнья бит шундый матур...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев