Логотип Идель
Ялкын

«СУДАГЫ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК: «КАСПЕРСКИЙ ЛАБОРАТОРИЯСЕ» ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ САГЫНДА»

“Касперский лабораториясе” 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр Казанда үткән Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын мәгълүмат ресурсларының стабиль хезмәте белән тәэмин итәргә булышкан. Тарихы 1973 нче елда башланган шушы гаять зур халыкара ярыш Россиядә беренче тапкыр оештырылды.“Антивирусная программа” категориясендә Чемпионатның милли тәэмин итүчесе буларак, “Касперский лабораториясе” мәгълүмат челтәре элементларын кибер янауларның заманча төрләреннән һәръяклап саклауның комплекслы юлын тәкъдим иткән – бизнес өчен Kaspersky Total Security. Бу платформа эш итү станцияләрен, мобиль җайланмаларны, файл һәм почта сервисларын, шулай ук бергә эшләү серверларын һәм Чемпионат дирекциясенең интернет-шлюзларын саклаган. Ә DDoS-атакаларны булдырмас өчен махсуслашкан чишү юлы – Kaspersky DDoS Prevention – спорт ярышлары веб-ресурсларының эшкә сәләтен һәм аңлаешлылыгын тәэмин иткән. Партнерлык алып барган вакыт аралыгында “Касперский лабораториясе” белгечләре саклау системасын 24х7 режимында эксплуатацияләү һәм аны техник яктан көйләү эшен үтәгән. Шулай ук интернет-янауларның яңа төрләрен оператив рәвештә ачыклау һәм камап алу өчен алар тоташ мониторинг алып барганнар.

”Турнирны бөтен дөнья буйлап 4,5 миллиард телевизор караучы күзәтә, ә Казанга 190 ил вәкиле килде. Чараның масштабы югары дәрәҗәдәге җаваплылыкны күз уңында тота, һәм без чемпионатның мәгълүмати системалары яхшы сакланган булуларын төгәл белергә тиеш идек. Партнерны сайлаганда шундый авыр дәрәҗәдәге һәм җаваплылыктагы проектларны чынга ашыруда зур портфолио булу төп фактор иде. Ышанычлы һәм югары сыйфатлы IT-куркынычсызлык системасын барлыкка китереп, “Касперский лабораториясе” белгечләре бу бурычны бик әйбәт үти алдылар”, - дип сөйләде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Дмитрий Михайлов.

“Без мондый дәрәҗәдәге чараларны беренче тапкыр гына тәэмин итмибез– Казандагы Универсиаданың һәм Сочидагы Олимпия уеннарының ИТ-инфраструктурасын саклауны үтәү эшендә катнаштык. Төп халыкара турнирлар мәгълүмат ресурсларының өзлексез эшчәнлеге – хәрмәткә лаек һәм мөһим бурыч. Бу бурычны башкарып чыгуыбызга һәм тагын бер тапкыр үзебезнең эш һәм чишү юлларының нәтиҗәлелеген раславыбызга шатмын”, - дип белдерде Кавказ арты һәм Урта Азия илләрендә, Россиядә “Касперский лабораториясе”нең идарә итүче директоры Сергей Земков.

"Касперский лабораториясе" материаллары буенча Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев