Логотип Идель
Ялкын

«СПОРТЧЫЛАР НӘРСӘГӘ ЫШАНА?»

Уңыш - кызык әйбер инде ул. Спортта моңа бигрәк тә еш инанасың. Бик күп спортчыларның хорафатларга ышанучан булуы бер дә сәер түгел.


Мәсәлән, танылган футбол тренеры Валерий Лобановский «13» санын яратмый икән. Лобановский Киев «Динамо»сы белән эшләгән вакытта, спортчыларның берсен дә «13» саны астында футбол кырына чыгармаган.


Заманында России футбол командасы белән эшләгән Гус Хиддинк галстукларның яшерен серенә ышана икән.befc96a48c2344b78800fd835bc3b2e7


Француз Раймон Доменек тулысынча астрологиягә ышана. Шуңа күрә һәр футболчының йолдызнамәсен өйрәнә.domenech_947309


Голландия футболы легендасы Йохан Кройф, уен башланыр алдыннан, сагызын көндәше ягына төкерә торган булган. Johan Cruyff


«Шальке» клубы өчен чыгыш ясаган голкипер Норберт Нигбург футбол кырына Рим атасы фотосын алып чыга торган була.278720


Ә менә СССРның иң яхшы капкачысы Ринат Дасаев Харальд Шумахер бүләк иткән перчаткаларына гына ышанган.www.GetBg.net__Rinat_Dasaev_Soviet_football_059428_


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев