Логотип Идель
Ялкын

СПОРТ БЕЛӘН БЕРГӘ ҮСӘБЕЗ

Спорт белән үскән кешеләр һәркемгә кирәк! Чөнки андый кешенең ихтыяр көче нык була, ул нинди генә каршылыкларга очраса да бирешми, ә бу каршылыкны җиңү юлларын эзли. Спорт дөньясында тәрбияләнгән кеше көчле, сәламәт булудан кала, әле бик тиз уйлый да белә - монда бит син секунд саен карар кыласың һәм үз хаталарың өчен җаваплы булырга өйрәнәсең.

Әнә шундый сүзләр белән башланып китте кичә бу зур бәйрәм. Чынлап та зур бәйрәм иде ул, чөнки хәзер әти-әни игътибарыннан мәхрүм укучылар хәзер көннең теләсә кайсы вакытында самбо белән шөгыльләнә алачак. Казанның 82нче мәктәбендә махсус спорт залы ачтылар кичә.

спорт белән 1

Мин ни өчен көчле?


Бу мәктәп спорт өлкәсендә Казанның карап торган мәктәбе. Моннан чыга инде Олимпия чемпионнары, спорт белән күптәннән дус бу мәктәп. Хәтта диреторлары да! Эльмира Мансуровна укучыларны котлаганда үзе дә шул дуслыгын ассызыклап үтте: "Спорт мине физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык итте, куйган максатларыма ирешергә өйрәтте", - диде ул.

 

Аның сүзләрен куәтләгәндәй, спорт залы ачылышына үз өлешен керткән абый-апалар да үзләре җитәкче, үзләре спортсменнар булып чыкты. Мәсәлән, Альберт абыйлары Ишбулатов - үзе Росгосстрах филиалы директоры, ә үзе - кик-боксинг буенча халыкара класс спорт мастеры, Евразия чемпионы, Дөнья Беренчелеге җиңүчесе.

спорт белән 2

Тренировкага килегез!


Укучылар ачылыштан соң ук беренче тренировкаларына бара ала булып чыкты. Чөнки аларның хәзер үз Дамир абыйлары - самбо көрәше буенча тренерлары булачак. Бу балаларна самбога өйрәтү - Дамир абыйларының хыялы булган. Һәм ул шул теләген тормышка ашыра алмасмы дип, "Мин спорт белән үсәм" проекты җитәкчесе Мирослав абый Смирнов янына килгән. Ә Мирослав абый бөтен илебез буенча нәкъ менә шундый спорт заллары ачып йөри икән. Шундый махсус программа бу - укучыларны спорт белән дуслаштыру программасы, үз чемпионнарыбызны үстерүнең бер юлы. Мирослав абый озак уйлап тормаган, спортка һәм балаларга битараф булмаган абый-апаларга мөрәҗәгать иткән, ил төкерсә күл була, әйдәгез, шул мәктәпкә булышыйк әле дигән. Һәм менә Альберт абый Ишбулатов, Анна апа Кузьмина, Татарстанның самбо Федерациясе бергәләшеп 82нче мәктәпнең хыялын тормышка ашырганнар: залга тиешле җайланмаларын алганнар, самбо киемнәре дә кайтартканнар.

спорт белән 3

Көч һәм матурлык - гел бергә


Булачак чемпионнарны котларга дип бәйрәмнгә Татарстанның нәни принцессалары һәм "Мисс Планета 2016" Рада апалары Кузьмина килгәннәр иде. Принцессалар үзләренең җырларын бүләк иттеләр, хыял шарлары таратып, бергәләп теләк теләп, аларны күккә очырдылар. Принцессалар дигәч, спорт белән дус булмасаң, матур да була алмыйсың икән ул - кызлар үзләре дә спорт белән шөгыльләнә булып чыкты.

спорт 4

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев