Логотип Идель
Ялкын

"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК": СУПЕРФИНАЛ /фото/

Бәйгенең икенче көне “Созвездие-Йолдызлык” ХVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналын ачу тантанасыннан башланды.

Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима,Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашында узды.

Танылган телевизион алып баручы, профессор, РУТИ (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы мөдире, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Михаил Борисов фестиваль катнашучыларын Суперфинал башлануы белән тәбрикләде:

- Яз җитүгә без түземсезлек белән фестиваль башланганын көтәбез. Яшь талантлар дулкынын күрәсе, ел саен гаҗәпләндергән бу күренеш белән хозурланасы килә. “Созвездие-Йолдызлык”та катнашу – ул инде җиңү, шул исәптән үз-үзеңне сынау, - дип белдерде ул.

Гадәттәгечә, жюри составына танылган мәдәният эшлеклеләре һәм Россия шоу-бизнесы вәкилләре кергән. Быел алар арасында Беренче канал шоу-программаларының баш хореографы, “Ледниковый период” дигән шоуны куючы, фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы хореографы Игорь Оршуляк белән Беренче каналның “Голос” һәм “Голос. Дети” проектларының баш музыкаль мөхәррире Марина Андрусенко да бар.



Исегезгә төшерәбез, кичә республиканың якын районнарыннан килгән коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясады. Жюри якынча 230 номер карады. Бәйге көнен, гадәттәгечә, “Хореография” номинациясендә катнашучылар башлады. Көннең беренче яртысында тамашачы игътибары халык, заманча һәм стильләштерелгән биюләргә юнәлгән иде. Йолдызчыклар ел саен жюрин һәм тамашачыларны үзенчәлекле репертуар белән гаҗәпләндерә. Кече яшь категориясендә чыгыш ясаган “Молния” бию коллективы (Казан) vogue (вог) биеде. “Дорога из города” бию студиясенең “Изумрудный город” төркеме башкарган этник стильдәге “Олы юлның тузаны” композициясе тамашачы күңеленә уелып калды.

Биючеләрне нәни конферансьелар игълан итте. Араларында фестиваль нәселен дәвам итүче Арыслан Сибгатуллин (Казан). Инстаграм йолдызы булып өлгергән дүрт яшьлек Арысланны йолдызлы әнисе – театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) әзерләгән. Гүзәл иҗат юлын нәкъ “Созвездие-Йолдызлыкта” башлаган, ә быел инде ул ГИТИСны тәмамлый. Улының белән фестивальгә әзерлеге турында ул безгә дә сөйләде:

- Арысланның талантын бик тиз күреп алдым. Ләкин ул бердәнбер талантлы бала түгел бит, андыйла күп, бигрәк тә монда. Мин аны бу фестивальгә балачактан ук башка катнашучыларның өстенлекләрен күрсен, алга атларга стимулы үссен өчен махсус алып килдем. Номерга килгәндә, без бай татар мәдәниятен читләп уза алмадык. Чыгышында Арыслан бөек Г.Тукай сүзләрен дә китерә. Балаларны моңа кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк, - дип белдерде ул.



Көннең икенче яртысында фестиваль ярышын “Вокал-соло” номинациясендәге (1-нче һәм 2-нче кече төркем) талантлар отып алды. Кечкенә җырчыларны катлаулы композицияләр белән куркытмассың! Әйтик, Җәмилә Асадуллина (Питрәч) “Sir Duke” дигән кызу темплы җыр башкарды. Ул, бу яшь категориясендәге башка катнашучылар кебек үк, зал кәефен үзенең шуклыгы белән күтәрде.

Суперфиналның икенче көнен “Вокаль ансамбльләр” номинациясе катнашучылары йомгаклады. Конкурсантлар аккорд рәтләрен төгәлрәк җиткерергә, һәр нотаның матурлыгын күрсәтергә тырышты. Кукмарадан “Киндер-сюрприз” ансамбленең максаты ул гына булмаган, күрәсең. Сәхнәгә зур тере паровоз йөгереп чыгуга, барысына яхшы таныш булган “От улыбки” җыры бөтенләй башка, кызыклы төсмер алды. Ә номер куелышы һәм костюмнар берәүне битараф калдырмады.





Чыгышларыннан соң балаларны “Ривьера” аквапаркы һәм “FUN-24” күңел ачу комплексында актив ял көтә иде.

Алда – иҗади ярышның тагын дүрт көне. Бүген лауреат һәм җиңүче исемнәренә ярышны республиканың ерак районнарыннан килгән катнашучылар башлый. Шулай ук бүген яшь талантлар өчен мастер-класслар башлана. Беренчесе заманча хореографиягә багышланачак. Аны РУТИ (ГИТИС) эстрада факультетының хореография кафедрасы мөгаллиме Джон Шенгелия уздыра. Мастер-класс ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында (Островский ур., 2) үтәчәк.



Бәйге көннәренең турыдан-туры трансляциясен www.yold.ru сайтында карарга була.

Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев