"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК": МИЛЛИОНЫНЧЫ КАТНАШУЧЫ
25 февральдә Татарстанның шәһәрләре һәм районнарында “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт ала. Фестивальдә ел саен 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 60 000 артык сәләтле бала катнаша.
XVIII “Созвездие-Йолдызлык” фестивале быел “Миллионынчы катнашучы” лозунгы астында узачак. Бу зур күрсәткечне Татарстанның һәр почмагында билгеләп үтәчәкләр: гаммәви мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә төрле ел катнашучыларының, оештыручылар һәм мөгаллимнәрнең тарихи хәтирәләреннән төзелгән котлау флешмоблары планлаштырылган. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала.
“Бу санга безне шактый озын, катлаулы, ләкин бихисап талантка бай юл илтте, - дип ассызыклады фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. - Бүген инде фестивальнең берничә буыны үсеп җитте, алар һаман фестиваль белән бергә: төп эшләрен калдырып, яшь талантлар белән үз тәҗрибәсен мастер-классларда уртаклаша. Шунысы куандыра, бездә инглиз-американ тенденцияләренә ияреп, мәдәни катламны җимерүчеләр юк. Фестивальдә катнашкан һәр бала уңышның тырыш хезмәт белән табылганын бик яхшы аңлап үсә”.
Рәсми Нигезләмә буенча, быелгы фестиваль комсомолның (ВЛКСМның) 100 еллыгына багышланган. Бу уңайдан катнашучыларга әлеге теманы үз чыгышларында яктыртырга киңәш ителә. Оештыручылар фикеренчә, танылган совет композиторларының популяр җырларын башкару яшь артистларның тәрбиясе һәм репертуарына яхшы йогынты ясаячак.
Быелгы фестивальнең төп яңалыклары хакында Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, Россия һәм Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина хәбәр итте. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең төп оештыручысы – Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
Республика районнарында барган әзерлек турында ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сөйләде.
“Фестивальдә катнашу өчен балаларга һәр районда хакимият башлыгы дәрәҗәсендә ярдәм итәләр. Чыгышларын компетентлы белгечләр куя, яшь талантлар өчен сәхнә костюмнары тегелә. Һәр районда фестивальне көтеп алалар, ел саен әзерлек дәрәҗәсе арта бара”, - дип белдерде ул.
Зона бәйгеләре лидерлары 8-12 апрельдә “Уникс”та узачак суперфиналга чакырыла. Җиңүчеләр исемнәре гадәттәгечә зур гала-концертларда – 13 апрельдә “Уникс”та, 20 апрельдә “Пирамида”да игълан ителәчәк.
“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивале – Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән башланган һәм хәзерге Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән дәвам итүче иң зур иҗтимагый һәм иҗади проектларның берсе. Фестивальнең ел дәвамында барган хәрәкәте сәләтле балаларга киң публика алдында чыгыш ясарга, иҗади яктан үсеш алырга мөмкинлек бирә. Фестиваль шәхескә сәнгать өлкәсендә һөнәри яктан булыша, педагогик һәм башкаручы эшчәнлегенең абруен арттыра.
Зона бәйгеләре тәртибе:
26-28 февраль, оештыручы: Азнакай шәһәре
Катнашучылар: Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнары.
3-4 март, оештыручы: Зәй шәһәре
Катнашучылар: Зәй, Түбән Кама, Сарман районнары.
6-8 март, оештыручы: Яр Чаллы шәһәре
Катнашучылар: Яр Чаллы, Тукай, Менделеевск, Алабуга районнары.
10-11 март, оештыручы: Минзәлә шәһәре
Катнашучылар: Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе районнары.
14-15 март, оештыручы: Чистай шәһәре
Катнашучылар: Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Спас, Алексеевск, Чиремшән районнары.
20-21 март, оештыручы: Балтач штп.
Катнашучылар: Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара районнары.
23-24 март, оештыручы: Лаеш шәһәре
Катнашучылар: Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районнары.
26-27 март, оештыручы: Иске Чүпрәле авылы
Катнашучылар: Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Услон районнары.
29-30 март, оештыручы: Яшел Үзән шәһәре
Катнашучылар: Яшел Үзән районы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев