Логотип Идель
Ялкын

“СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК-2017”: ФИНАЛ /фоторепортаж/

9 апрель көнне Менжинский исемендәге мәдәният йортында (Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәге) “Созвездие-Йолдызлык-2017” Ачык республика телевизион яшьләр фетивале Суперфиналы башланды. Суперфиналны ачу тантанасы 10 апрельдә “Уникс” концертлар залында узды.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

“Созвездие-Йолдызлык”ның оештыру комитеты карары белән яшь талантларның чыгышларын карау графиктан алданрак башланды. Бу адым фестивальдә катнашучыларның саны ел саен арта баруга бәйле. Программа буенча жюрига көн саен 300гә якын чыгыш карарга туры килә.

Суперфиналның беренче көнен “Вокал-соло” номинациясендәге олы яшь төркеме катнашучылары башлады. Гадәттә, иң күп чыгыш саны нәкъ бу номинациядә була. Менә кичә дә жюри 83 номер карады. Катнашучыларның бу төркеменә игътибар зурдан, чөнки ГИТИСка яңа Татарстан студентларын алар арасыннан сайлап алалар.

Бәйгегә Актаныш районы йолдызчыклары старт бирде. Егетләр ныклы баритон белән сөендерсә, кызлар, шул исәптән, татар халык җыры “Кыр казы”н башкарган Нәзирә Хөсәинова да, көчле сопрано белән шаккаттырды.

Әлмәт шәһәреннән Александр Антипов “1944” дигән үзенчәлекле композиция башкарды. (Кырым татарлары турында җыр; аны башкарып, “Евровидение”дә җиңү яулаган Джамала (Украина) репертуарыннан). Сәләтле башкаручы бу сайлавын болай аңлатты:

- Мин бу җырны үземчә кабул итәм, кичерәм. Музыкаль яктан ул миңа беренче ишетүгә үк якын тоелды. Монда бернинди дә провокация юк, киресенчә, мин сугышсыз яшьлек һәм тыныч киләчәк өчен, - дип белдерде Александр.

Яшь талантлар өчен яңа булган концерт залында төрле эчтәлектәге җырлар яңгырады. Әйтик, Чаллыдан килгән грузин кызы Медея Кобахидзе туган телендә җыр башкарды. Аның репертуарында бу җыр ничек барлыкка килгәнен ул безгә дә сөйләде:

- Җырны үзем сайладым. Аның аша тамашачыга халкымның бай мәдәниятен күрсәтәсе килде. Ул – халык җыры, бишек җыры. Монда балага карата бөтен хис-кичерешләр, шулай ук туган җирне сагыну да чагыла, - дип аңлатты Медея.

Йодль ишеткән һәркем аны җырлап карагандыр, мөгаен. Бер дә җиңел түгел, әйеме? Ә фестивальдә беренче ел катнашучы Влада Латыпова (Казан) аны менә дигән итеп башкара. Мондый башкару тәҗрибәсе турында ул үзе сөйләде:

- Мин һәрвакыт эзләнүдә: яңа җырлар, жанрлар булсынмы... Йодль җырлаганнарын ишеткәч, мин дә үземне сынап карадым. Тәҗрибә җыйгач, фестивальдә тәүге адымымны аның белән ясарга булдым. Мона иң гаҗәпләндергәне – ул жюридагы кеше саны. Бер бәйгедә дә бу чаклы күргәнем юк иде.

“Созвездие-Йолдызлык”ның ветераннары – монда күп еллар катнашучылар да калышмады. Мәсәлән, Рената Тазетдинова инглизчә "I'm chaining" җырын башкарып, залдан көчле алкышларга ия булды.

Фестиваль йолдызчыклары инглиз телендә генә түгел, башка чит телләрдә дә шәп җырлый. Чаллыдан Дмитрий Алиев Нотр-Дам де Пари мюзиклыннан “Le temps des cathedrales” әсәрен башкарды. Бу катнашучының репертуар сайлау ысулы бик үзенчәлекле.

- Француз телен махсус өйрәнмим, менә мондый композицияләр аша гына. Әлеге бөек классик әсәрне оригинал телендә башкаруны дөрес дип таптым. Икенче трга дип әзерләгән җыр бөтенләй алман телендә! – дип белдерде ул.

Финал бәйгеләренең беренче көне дипломантларны бүләкләү һәм икенче турга узган катнашучылар исемлеген игълан итү белән тәмамланды. Ә кичә “Уникс” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Суперфиналы ачылу тантанасы булды. Үз сәләтен якын-тирә районнардан килгән катнашучылар күрсәтте. Бәйге көне гадәттәгечә “Хореография” номинациясе белән башлана, шулай ук үз чыгышларын "Конферанс", "Вокал-соло" һәм "Вокаль ансамбльләр" номинациясендәге катнашучылар тәкъдим итә. Көннең икенче яртысында жюри әгъзалары “Хореография” номинациясе буенча мастер-класс уздырды. Ә Фестивальнең партнерлары - «Ривьера» аквапаркы һәм «FUN-24» күңел ачу комплексы яшь талантларга бай күңел ачу программасын әзерли.

[gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="14469,14402,14404,14405,14406,14407,14403,14408,14409,14410,14411,14412,14413,14414,14415,14416,14417,14418,14419,14420,14421,14422,14423,14424,14425,14426,14427,14428,14429,14430,14431,14432,14433,14434,14435,14436,14437,14438,14439,14440,14441,14442,14443,14444,14445,14446,14447,14448,14449,14450,14451,14452,14453,14454,14455,14456,14457,14458,14459,14460,14461,14462,14463,14464,14465"]

Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев