«СОҢГЫ ТАПКЫР»

Соңгы тапкыр...

Нинди куркыныч сүз!

Соңгы тапкыр була мәңгегә.

Соңгы тапкыр бүтән кабатланмый,

Соңгы тапкыр кала йөрәктә.

Соңгы тапкыр карадым мин сиңа,

Онытмаска диеп үзеңне.

Соңгы тапкыр үткәннәрне барлыйм -

Онытам инде синең сүзеңне.

Соңгы тапкыр өметләним мәллә,

Ул ялкынны кабызып йөрәктә?

Соңгы тапкыр сиңа шуны әйтәм:

Мин яраттым сине мәңгегә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар